Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Педагогларга бирелә торган Мирза Мәхмүтов премиясенең 2023 елгы исемлеге билгеле булды
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2023 елда Мирза Мәхмүтов исемендәге республика дәүләт премиясен бирү турындагы карарга имза куйды. Документ Татарстан җитәкчесе сайтында чыкты.
Бу премиягә педагогика фәннәре докторы, өзлексез белем бирү буенча проректор, Тимирясов исемендәге Казан инновация университетының Педагогик инновацияләр һәм инклюзив белем бирү фәнни-тикшеренү институты директоры Дания Әхмәтова һәм Казанның Совет районындагы 141нче гимназиясенең инглиз теле укытучысы Ольга Гаврилова ия булды.
- Мирза Мәхмүтов исемендәге дәүләт премиясе 2017 елдан тапшырыла. Аны педагогика хезмәткәрләре фәнни-методик эштә зур уңышларга ирешкән, педагогик кадрлар әзерләгән, мәгарифкә технологияләр керткән, дидактиканы һәм практик эшчәнлекне үстергән өчен ала.
- Быел, искәртик, премия күләме 2,5 тапкыр арттырылды, хәзер 250 мең сум булды. Ел саен аны икешәр педагог ала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз