news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов: Террористлар «Мөселманнар террорист» дигән стереотипны кертергә телиләр

Миңнеханов: Террористлар «Мөселманнар террорист» дигән стереотипны кертергә телиләр
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Татарстан Рәисе, KazanForum халыкара икътисад форумы кысаларында узучы «Россия – ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов терроризмны безнең заманның зур проблемасы, дип атады. Ул «Крокус»та булган террорчылык актын искә алды.

«Безнең заманның зур проблемасы – терроризм. Агымдагы елның мартында Мәскәүдә булган террорчылык акты – мәрхәмәтсезлек масштабы буенча иң коточкычы. Аның максатларының берсе – халыкара һәм милләтара ызгыш булдыру. Террорчылар һәм аларны яллаучылар ислам дине артына качып, дөнья җәмәгатьчелегенә «мөселманнар террорист» дигән стереотипларны кертүне дәвам итәләр. Бу җимергеч идеология белән көрәшү һәм исламның тыныч характерын күрсәтү аеруча мөһим», – дип белдерде Татарстан Рәисе.

news_right_1
news_right_2
news_bot