Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Миңнеханов: Путинның Палестина дәүләте булдыру мөһимлеге турында позициясен хуплыйбыз
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов KazanForum халыкара икътисади форумы кысаларында узучы «Россия – Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме утырышында Украина кризисы, Палестинадагы киеренкелек бөтен дөнья иминлегенә йогынты ясавын билгеләп үтте.
«Бүгенге көндә Украина кризисы глобаль иминлеккә һәм дөнья икътисадына бик тискәре йогынты ясауын дәвам итә. Палестинадагы хәлнең кискенләшүе, Иран һәм Израиль арасындагы киеренкелек бөтен дөньяны бәрештерде. Газа секторындагы канкойгыч сугышлар бөтен дөнья мөселманнарын борчый. Россия, шул исәптән Татарстаннан да гуманитар ярдәм күрсәтелде. Барлык татарстанлыларга ярдәм өчен рәхмәт белдерәм. Без илебез Президенты Путинның утны тизрәк туктату һәм Палестина дәүләтен булдырунының сәяси мөһимлеге турындагы позициясен хуплыйбыз», – диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Рәисе әйтүенчә, сәяси үзгәрешләр илләрнең рухи тормышына да йогынты ясый.
«Бүгенге көндә глобаль масштабтагы динамик үзгәрешләр сәясәт, икътисад һәм хәрби стратегиянең генә түгел, ә күпчелек илләрнең мәдәни-рухи тормышын да үз эченә ала. Бу үзгәрешләр бөтендөнья масштабындагы иминлеккә куркыныч янаган шартларда бара. Кызганычка, коллектив Көнбатыш халыкара хокуклар системасын үзгәртергә һәм аларны үз мәнфәгатьләренә юнәлтергә тырыша. Көнбатышта өстенлекне саклап калу өчен төрле басым формалары кулланыла. Бу – сугышлар, санкцияләр, шантаж, колониализмның яңа төрләре. Альтернатива буларак, моңа каршы гадел һәм күпполяр җайланмалар дөньясы моделен куярга кирәк», – диде ул.
Рөстәм Миңнеханов Россия һәм Ислам илләре хезмәттәшлеге сәяси системаның иминлеген, икътисади потенциалны гына түгел, ә мәдәни һәм рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклауны һәм үстерүне дә үз эченә алуын әйтте. «Бу яктан Россия һәм Ислам дөньясының хезмәттәшлек өчен зур потенциалы бар», – диде Рәис.
«Рухи әхлакый кыйммәтләргә карата православие һәм ислам якын позицияләрдә торалар. Бу аерым алганда кеше хокуклары темасына һәм гаилә мөнәсәбәтләренең принципиаль нигезләренә кагыла. Россия һәм Ислам дөньясының коллектив хезмәттәшлеге һәм партнерлыгы гадел күпполяр дөнья төзелеше шартларында куркынычсыз үсеш тәэмин итүгә зур өлеш кертәчәк, дип ышанам», – диде ул.
Шулай ук, Татарстан Рәисе үз чыгышында Россиянең Ислам хезмәттәшлегенә керүенә 20 ел булуы, Ислам хезмәттәшлеге ошмасының 55 еллык юбилее белән котлады. «Мөселман илләре тынычлык һәм иминлекне, дуслыкны һәм хезмәттәшлекне ныгыту өчен эшлиләр», – дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз