news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов Татарстанның Иминлек советы бүлеге турында нигезләмәне раслады

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Иминлек Советы эшчәнлеген тәэмин итү бүлеге турында нигезләмәне раслады. Бу хактагы карар республика җитәкчесе сайтында чыкты.

Бүлек ТР Иминлек советы һәм республика җитәкчесе каршындагы башка консультатив органнар эшчәнлеген иҗтимагый иминлек, хокук тәртибе, шулай ук террорчылыкны профилактикалау мәсьәләләре буенча тәэмин итү максатыннан төзелгән, дип билгеләп үтелә. Бүлек үз эшендә РФ Конституциясе, ТР Конституциясе, федераль законнар, боерыкларга һ.б. таяна.

Бүлек, шул исәптән, Иминлек советы эшчәнлеген хокукый, документлар белән тәэмин итүдә, гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен яклауны тәэмин итү мәсьәләләре буенча мәгълүмати һәм аналитик материаллар әзерләүдә катнаша. Ул администрациянең структура бүлекчәләреннән, дәүләт хакимияте органнарыннан һәм җирле үзидарә органнарыннан кирәкле материалларны соратып алачак.

Бүлек хезмәткәрләре бүлек администрациясе җитәкчесе вазифасына Татарстан Иминлек советы секретаре белән килештереп билгеләнә.

Искәртик, Рөстәм Миңнеханов башка карар белән Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Мәгариф һәм фән советы составын үзгәртте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100