Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов Татарстан Рәисе каршындагы Мәгариф һәм фән советы составын үзгәртте
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәгариф һәм фән советына үзгәрешләр кертү турында указга кул куйды. Документ хокукый мәгълүмат порталында бастырылган.
Анда әйтелгәнчә, үзгәрешләр «аерым кешеләрнең башка эшкә күчүләре һәм вазифаларның исемнәре үзгәрү белән бәйле рәвештә» кертелә. Шулай итеп советның исеме, шулай ук аның әгъзалары вазифаларының атамалары үзгәртелә.
Моннан тыш, совет составына Казанның «Адымнар – белемгә һәм татулыкка юл» полилингваль белем бирү комплексы директоры Айдар Шәмсетдинов кертелде, ике кеше – Югары икътисад мәктәбенең Мәгарифне үстерү институты фәнни җитәкчесе Исак Фрумин һәм Казанның 6 нчы гимназиясе директоры Ольга Баклашова чыгарылды.
Республика җитәкчесе каршындагы Мәгариф һәм фән буенча Совет 2015 елның 7 февралендә төзелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз