news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов Татарстан мәдәният эшлеклеләрен җылы кабул иткән өчен Чечняга рәхмәт белдерде

Миңнеханов Татарстан мәдәният эшлеклеләрен җылы кабул иткән өчен Чечняга рәхмәт белдерде
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үзенең Telegram-каналында Чечня Республикасында узучы ТР мәдәнияте көннәрен шәрехләде.

«Безнең осталар күргәзмәгә халык һөнәрчелеге эшләнмәләрен алып килде, китап күргәзмәсе ачылды, сәнгать осталары концертлары уза. Кичә Әтнә дәүләт театры спектакле аншлаг белән үтте», - дип искәрткән Миңнеханов.

ТР Рәисе Чечняны Татарстан өчен «тугандаш» республика дип атады һәм Татарстан мәдәният эшлеклеләрен җылы кабул иткән өчен рәхмәт белдерде. «Җылы каршы алуыгыз өчен рәхмәт дуслар», - дип язган ул.

Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы Чечняда узучы Татарстан мәдәнияте көннәре турында хәбәр иткән иде. Ул А.Шахбулатов исемендәге Чечня дәүләт филармониясендә Татарстан Республикасы сәнгать осталары гала-концерты белән төгәлләнәчәк, анда ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле дә катнаша.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100