news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чечняда Татарстан мәдәнияте көннәре уза

Чечняда Татарстан мәдәнияте көннәре уза
Фото: © ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте

Чечня Республикасында Татарстан Республикасы мәдәнияте көннәре уза. Грозныйның М.Ю.Лермонтов исемендәге Дәүләт рус драма театрында аның рәсми ачылышы булды. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тантанада Чечня Республикасы Хөкүмәте Рәисе Муса Дадаев һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов катнашты, ул Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның сәламләү хатын укыды.

Фото: © ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте

«Әле күптән түгел генә без Казанда Чечняның танылган мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләренең чыгышларын карап ләззәтләнгән идек, ә бүген Татарстан сәхнә осталары сезгә җавап визиты белән килде. Музыка, җыр, биюләр – һәр халыкның җаны, һәм без кадерле туганнарыбыз белән иң кадерле һәм изге әйберләр – рухи байлык, матур гореф-гадәтләр һәм йолалар белән бүлешәбез», - диелә ТР Рәисенең сәламләү хатында.

Аннары тамашачылар игътибарына Габдулла Тукай исемендәге Әтнә Татар дәүләт драма театрының Әхмәт Фәйзинең «Акчарлаклар» әсәре буенча сәхнәләштерелгән спектакле тәкъдим ителде.

Фото: © ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте

Чечня Республикасында Татарстан Республикасы мәдәнияте көннәре параллель рәвештә Урус-Мартанның У.Димаев исемендәге Мәдәният сараенда да ачылды. Биредә Татарстанның халык артисты Миләүшә Тәминдарова җитәкчелегендәге Татарстан Дәүләт камера хоры чыгыш ясады.

Моннан тыш, Чечня Милли китапханәсендә ике республиканың халык сәнгать һөнәрчелеге дизайнерлары һәм осталары катнашында түгәрәк өстәл узды. Дагун Омаев исемендәге Тантаналар сараенда кинематографистлар очрашуы булды. Шулай ук Татарстанның «Мулла» һәм «Тарлан» фильмнары күрсәтелде.

Фото: © ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте

Татарстан мәдәнияте көннәре Чечня Милли китапханәсендә «Китап – мәдәниятләр киңлегендә» китап күргәзмәсен ачу Татарстанның тагын ике картинасын («Ибн Фадлан», «Без – 41нче ел балалары») күрсәтү белән дәвам итәчәк. Китапханәгә Татарстан тарихы, мәдәнияте һәм сәнгатенә багышланган китаплар бүләк ителәчәк.

Чаралар циклы А.Шахбулатов исемендәге Чечня дәүләт филармониясендә Татарстан Республикасы сәнгать осталары гала-концерты белән төгәлләнәчәк, анда ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле дә катнаша.

Казанда Чечня Республикасы мәдәнияте көннәре 2022 елның маенда узды. ТР башкаласы Айшат Кадыйрованың Чечня мәдәният министры сыйфатында беренче рәсми сәфәр урыны буларак сайланды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100