Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов: Татарстанның агросәнәгать комплексын үстерүгә ел саен 15 млрд сум акча бирелә
Татарстанның агросәнәгать комплексын үстерүгә төбәк һәм федераль бюджетлардан ел саен 15 млрд сумга якын акча җибәрелә. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Казан Экспо»да «АГРОВОЛГА 2025» Халыкара агросәнәгать күргәзмәсенең тантаналы ачылышында белдерде.
«Бу авыл хуҗалыгының барлык төп юнәлешләренә дә уңышлы ярдәм итәргә, тармакның кадрлар потенциалын ныгытырга, шулай ук авыл территорияләрен үстерергә, авыл халкына уңайлы шартлар тудырырга мөмкинлек бирә», – диде республика җитәкчесе.
Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, бүген Татарстан агросәнәгать комплексы – үсеш потенциалы яхшы булган заманча югары технологияле тармак. «Һәм бу шактый күләмдә инвестицияләр җәлеп итәргә мөмкинлек бирә», - диде ул.
Аерым алганда, узган биш елда гына да аларның күләме 170 млрд сумнан артып киткән. «Бу илдә дүртенче позиция һәм Идел буе федераль округында беренче», - диде ТР Рәисе.
Аның сүзләренчә, инвестицияләр хисабына 2020 елдан башлап 318 объект төзелгән, шул исәптән 62 мең терлеккә исәпләнгән 113 сөт фермасы, шулай ук дистәләгән ашлык киптерү комплекслары, яшелчә һәм җиләк-җимеш саклагычлары, элеваторлар һәм башкалар.
Татарстан Республикасы Рәисе агросәнәгать комплексын техник модернизацияләүне инвестицияләрнең мөһим юнәлеше дип атады. Республика аграрийлары биш ел эчендә 17 меңгә якын авыл хуҗалыгы техникасы сатып алган.
«Быел республика аграрийлары уңышлы гына эшләрен дәвам итә. Барлык чәчүлек мәйданнары вакытында эшкәртелгән һәм чәчелгән. Хәзер безнең бурыч – киләчәк уңышны формалаштыру, шулай ук терлекчелек өчен азык әзерләү эшен дәвам итү», – ди ул.
- «Агроволга» күргәзмәсе 9 июльдән 11 июльгә кадәр «Казан Экспо» Халыкара күргәзмәләр үзәгендә узачак. Анда 27 илдән 400дән артык компания катнаша.
- Эшлекле программа 70тән артык чараны үз эченә ала. Конференцияләрдә, түгәрәк өстәлләрдә һәм панель дискуссияләрдә аграр сәясәт, инновацияләр җитештерү һәм кертүнең төп мәсьәләләре турында фикер алышачаклар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз