news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов Пермь краенда Муса Җәлил бюстына чәчәкләр куйды

Миңнеханов Пермь краенда Муса Җәлил бюстына чәчәкләр куйды
Фото: «Татар-информ»

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Барда авылында Советлар Союзы Герое, шагыйрь Муса Җәлил бюстына чәчәкләр куйды. Искәртик, әлеге авыл Пермь краеның Барда муниципаль округында урнашкан, бирегә республика җитәкчесе Бөтенроссия авыл Сабантуенда катнашу өчен килде.

Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Пермь крае губернаторы Дмитрий Махонин белән бергә Миңнеханов Сабантуй мәйданчыкларында булган, иҗади ишегалларын бәяләгән һәм Кукмара районы (Татарстан) мәйданчыгын караган – Кукмара халкы бәйрәмдә традицион татар ишегалдын тәкъдим итә.

Шулай ук Миңнеханов белән Махонин XIV Бөтенроссия авыл Сабантуен ачу тантанасында катнаша.

Муса Җәлил бюстын Пермь краена 2024 елның маенда җибәрделәр. Бюстның авторы – Санкт-Петербургтан танылган скульптор Винера Абдуллина.

Бюст урнаштырылган Барда авылында шулай ук татар шагыйре хөрмәтенә аталган сквер да бар.

news_right_1
news_right_2
news_bot