news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов Пермь краенда Бөтенроссия авыл Сабантуенда катнаша

Миңнеханов Пермь краенда Бөтенроссия авыл Сабантуенда катнаша
Фото: «Татар-информ»

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов XIV Бөтенроссия авыл Сабантуенда катнашу өчен Пермь краена килде.

Республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, әлеге вакыйга Барда авылында уза. Әлеге авыл урнашкан Барда округы 2024 елда 100 еллыгын да билгеләп үтә. 2013 елда Барда авылы Бөтенроссия авыл Сабантуен кабул иткән иде инде.

Сабантуйда 40 иҗади мәйданчык оештырылачак. Шулар арасыннан төп мәйданчыклар – Үзәк сәхнә, Пермь кварталы, халык уеннары территориясе, Гаилә фестивале, Яшьләр форумы һәм сәнгать һөнәрләре ярминкәсе.

Ярминкәдә Пермь крае һәм Россиянең башка төбәкләреннән җитештерүчеләр үз продукциясен тәкъдим итәчәк. Мәсәлән, биредә хәләл продукция, халык сәнгать кәсепләре һәм һөнәрчелек эше товарлары булачак.

Төп вакыйгаларның берсе буларак, биредә шулай ук өч яшь парның язылышу тантанасы узачак. Моннан тыш, киң мәдәни һәм спорт программасы әзерләнгән. «Царь-сковорода» кулинар шоуы да узачак. Монда исә бөтен илдән шеф-поварлар татарча азу, мангалда сарык ите, традицион татар татлы десерты – кош-теле пешерәчәк һәм самавырда чәй әзерләячәк.

Шулай ук Барда авылында узучы Бөтенроссия авыл Сабантуе кысаларында ике зур спорт чарасы – милли көрәш буенча бөтенроссия ярышлары һәм ат чабышы үтәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100