news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов Навоидагы уртак сәнәгать паркы турында: Төп мәсьәлә - инвесторлар эзләү

Миңнеханов Навоидагы уртак сәнәгать паркы турында: Төп мәсьәлә - инвесторлар эзләү
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Навои» ирекле икътисади зонасы территориясендә Татарстан белән төзелә торган индустриаль паркны караганнан соң, проектны гамәлгә ашыру турында Навои өлкәсе җитәкчелеге белән фикер алышты. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Рөстәм Миңнеханов проект өчен Үзбәкстан Президенты Шәүкәт Мирзиёевка шәхсән хисап тотарга һәм аны гамәлгә ашыру юлларын төгәл үтәргә кирәклеген искәртте.

«Үзбәкстан белән хезмәттәшлегебезнең көн тәртибе гадәттәгечә бай. Республика катнашында эшләтеп җибәрелгән «Чирчик» һәм «Джизак» технопарклары уңышлы эшли. Хәзер шул исәптән Навои өлкәсендәге сәнәгать паркы да аерым игътибар үзәгендә», – диди ТР Рәисе.

Проект нигезендә Татарстанда беренче «Мастер» Кама индустриаль паркы тәҗрибәсе ята. Инициативаны гамәлгә ашырганда мәйданчыкка инвесторлар эзләү төп мәсьәлә булып кала, – диде Рөстәм Миңнеханов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100