Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Навоидагы индустриаль паркны карады

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстанга эш сәфәре кысаларында Навоига килде. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
Рөстәм Миңнеханов Навои өлкәсе хакиме Нормат Турсунов белән «Навои» ирекле икътисади зонасы территориясендә Татарстан белән бергә төзелә торган индустриаль парк мәйданчыкларында булды.
Объектта төзелеш эшләре алып барыла, сэндвич-панельләр монтажлана, тышкы челтәрләр салына, икенче Контроль үткәрү пункты төзелә.
Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, ТР Рәисе Татарстан белән хезмәттәшлектә төзелә торган «Бохара сәнәгатьне үстерү комплексы» махсус сәнәгать паркы мәйданчыкларын карап чыкты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз