Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Миңнеханов НАТО илләре техникасы куелган күргәзмәне бәяләде: Кызыклы экспозиция, кеше күп
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, республика халкы НАТО илләренең трофей техникасы урын алган күргәзмәгә карата зур кызыксыну белдерә. Искәртеп узабыз, өч көн эчендә экспонатларны инде 42 меңнән артык кеше караган. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Казан башкарма комитеты тарафыннан зур оештыру эше башкарылган. Мин шәхсән үзем, мәйданчыкта булып, хәрбиләр белән аралаштым. Бирегә килүчеләргә Көнбатышта җитештерелгән кораллар, Россия коралларының тиңдәшләре хакында сөйлиләр. Бу бик кызыклы экспозиция дин саный, күргәзмәгә килүчеләр, аеруча яшьләр бик күп», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Искәртеп узабыз, 13 ноябрьдә Үзәк стадион янында ачылган күргәзмәдә альянс илләрендә җитештерелгән 14 экспонат тәкъдим ителгән. Алар арасында АКШның Abrams танкы, Американың М113 A2 бронетранспортеры, Германиянең Marder 1 A3 хәрби машинасы һ.б. бар. Аларның барысы да Донецк һәм Авдеевка юнәлешләрендә махсус хәрби операция үткәрү барышында кулга төшерелгән.
Экспонатлар янында QR-кодлар төшерелгән стендлар да тора. Аларны сканердан чыгартып, техниканы сафтан чыгару мизгеле сурәтләнгән видео карарга мөмкин.
Күргәзмә 19 ноябрьгә кадәр дәвам итә, керү ирекле. Ул 10.00-16.00 сәгатьләрдә эшли.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз