news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда НАТОның хәрби техникасы күргәзмәсен өч көн эчендә 42 меңнән артык кеше караган

НАТОның хәрби техникасы күргәзмәсен (ул «Дөреслектә көч – горурлык һәм җиңү» дигән исем астында уза) өч көн эчендә 42,5 мең кеше караган. Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, беренче көнне экспонатлар белән – 12,7 мең, икенче көнне – 15,8 мең, узган җомгада 13,8 мең кеше танышкан.

Үзәк стадион янында урнашкан күргәзмәдә альянс илләрендә җитештерелгән 14 экспонат тәкъдим ителгән. Аларның барысы да Донецк һәм Авдеевка юнәлешләрендә махсус хәрби операция үткәрү барышында кулга төшерелгән. Алар арасында АКШның Abrams танкы, Американың М113 A2 бронетранспортеры, Германиянең Marder 1 A3 хәрби машинасы һ.б. бар.

Экспонатлар янында QR-кодлар төшерелгән стендлар да тора. Аларны сканердан чыгартып, техниканы сафтан чыгару мизгеле сурәтләнгән видео карарга мөмкин.

Күргәзмә 19 ноябрьгә кадәр дәвам итә, керү ирекле. Ул 10.00-16.00 сәгатьләрдә эшли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100