news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов махсус операциядә катнашучыларга: Сез — үз халкыгызга чиксез мәхәббәт үрнәге

Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында Ватанны саклаучылар көненә багышланган концерт башланды. Чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнаша.

«Бу бөтен халык бәйрәме илебезнең бөек җиңүләренең данлы тарихын берләштерә. Бүген безнең белән залда Ватанга фидакарь һәм риясыз хезмәт итүче батыр хәрбиләребез. Сез — үз халкыгызга чиксез мәхәббәтнең ачык мисалы. Сезгә һәм Ватанны саклаучыларның барысына да батырлыгыгыз, кыюлыгыгыз һәм хәрби бурычка тугрылыгыгыз өчен ихлас рәхмәтемне белдерергә телим», – дип чыгыш ясады Татарстан Рәисе чара кунаклары алдында.

Фото: © «Татар-информ», Елена Фенина

Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм Казан танк училищесы педагогларына «Батырлык өчен», «Кыюлык өчен» һәм «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» орден һәм медальләрен тапшырды.

Бүгенге концертның тамашачылары — Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм хәрби хәрәкәтләрдә, шул исәптән махсус операциядә катнашучылар. Чара башланганчы Рөстәм Миңнеханов махсус хәрби операциядә катнашучылар белән очрашты. Шулай ук бүген биредә «Беренче бөтендөнья сугышыннан алып махсус хәрби операциягә кадәр рус солдаты формасы. Махсус хәрби операция экспонатлары» күргәзмәсе ачылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100