news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Рәисе махсус хәрби операциядә катнашучылар белән очрашты

Бүген Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов махсус хәрби операциядә катнашучылар белән очрашты. Чара Ватанны саклаучылар көненә багышланды.

Бүген монда ук «Беренче бөтендөнья сугышыннан алып махсус хәрби операциягә кадәр рус солдаты формасы. Махсус хәрби операция экспонатлары» күргәзмәсе ачылды. Анда Беренче бөтендөнья сугышыннан башлап махсус хәрби операциягә кадәр төрле чорлардагы хәрби формалар тәкъдим ителә.

Татарстан Рәисе хәрбиләр белән аралашканнан соң, Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында Бөек Ватан сугышы ветераннары, хәрби хәрәкәтләрдә һәм махсус операциядә катнашучылар өчен концерт була. Шулай ук чарада дәүләт бүләкләре тапшырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100