news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов Лавров белән төшкән фотосын күрсәтте: Халыкара проектлар турында сөйләштек

Миңнеханов Лавров белән төшкән фотосын күрсәтте: Халыкара проектлар турында сөйләштек
Татарстан Рәисенең телеграм-каналы

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия тышкы эшләр министры Сергей Лавров белән төшкән фотосын телеграм-каналына куйды.

«Халыкара проектларыбыз хакында фикер алыштык. Тышкы эшләр министры KazanForum Халыкара икътисади форумына югары бәя бирде!» - дип искәртте республика җитәкчесе.

ТР Рәисенең матбугат хезмәте элегрәк хәбәр иткәнчә, Лавров форум программасы белән танышкан һәм аның бик бай булуын билгеләп үткән.

Искәртеп узабыз, XIV«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» Халыкара икътисади форумы республика башкаласында 17-21 майда узды, анда дөньяның 85 иленнән һәм илнең 84 төбәгеннән 7,2 меңнән артык кеше катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100