news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сергей Лавров Рөстәм Миңнехановка: Сез - тышкы элемтәләр буенча лидерлар рәтендә

Сергей Лавров Рөстәм Миңнехановка: Сез - тышкы элемтәләр буенча лидерлар рәтендә
Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе тышкы эшләр министры Сергей Лавров белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Татарстанның халыкара хезмәттәшлеген үстерүдә ярдәм күрсәткәнегез өчен Сезгә рәхмәт әйтәсем килә. Илебезнең бердәм тышкы сәяси линиясе кысаларында, Татарстан партнерлар, безгә дустанә илләр белән мөнәсәбәтләрне ныгытуга үз өлешен кертә», - дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.

Ул чит илләрдә Татарстанның вәкиллекләре эшләвен билгеләп үтте. Моннан тыш, республика Үзбәкстан, Казахстан, Азәрбайҗан һәм Төрекмәнстан белән актив эшли.

Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин күрсәтмәсе белән үзе җитәкли торган «Россия – Ислам дөньясы» Стратегик күзаллау төркеменең эшенә аерым тукталды.

Үз чиратында, Сергей Лавров KazanForum халыкара икътисади форумына югары бәя бирде. «Мин форум турында мәкаләләр укыдым. Аның программасы бик бай иде», - дип искәртте министр.

«Сез - тышкы элемтәләр алып бару буенча лидерлар рәтендә. Иң мөһиме, бу эшнең республика өчен дә, тулаем алганда ил өчен дә файдасы зур», - дип искәртте Сергей Лавров, Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать итеп.

Әңгәмә вакытында шулай ук БРИКС илләре башлыкларының алда торган очрашуы хакында да фикер алыштылар. Ул Россия Президенты Указы буенча киләсе елда Казанда узарга тиеш.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100