news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов – Кытай журналистларына: БРИКС саммиты дөньяның күп полярлыгы турында сөйли

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кытай журналистлары белән аралашты. Алар Кытай Халык Республикасы Рәисе Си Цзиньпиньны Казанда каршы алуны күзәтте.

«Биредә дөньяның әйдәп баручы лидерлары җыелды. Дөнья күп полярлы булырга тиеш. Бүгенге вакыйга моның шулай булуын күрсәтә», - диде Татарстан Рәисе Кытай хәбәрчеләренә.

Моңарчы Си Цзиньпин Татарстанның БРИКС саммитына әзерлеген бәяләде.

news_right_1
news_right_2
news_bot