news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Си Цзиньпин Татарстанның БРИКС саммитына әзерлеген бәяләде

Кытай Халык Республикасы Рәисе Си Цзиньпин БРИКС саммитында катнашу өчен Казанга килде. Ул вакыйгага әзерлек барышында Татарстан башкарган эшне бәяләде.

«Сезнең республикага килүемне күптән көттем. Очрашу өчен рәхмәт. Казанда саммитны әзерләү буенча бик яхшы эш башкарылган», - дип мөрәҗәгать итте Кытай лидеры Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка. Рәис аны Казан халыкара аэропортында каршы алды.

«Тырышабыз!» – дип җавап бирде Миңнеханов.

Аннары Кытай Халык Республикасы Рәисенә чәк-чәк һәм ипи белән тоздан авыз итәргә тәкъдим иттеләр. Си Цзиньпин Кытайның үзендә дә чәк-чәк бар, дип белдерде.

news_right_1
news_right_2
news_bot