news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов Кол Галинең тууына 850 ел тулуны бәйрәм итү буенча оештыру комитетын раслады

Миңнеханов Кол Галинең тууына 850 ел тулуны бәйрәм итү буенча оештыру комитетын раслады
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов шагыйрь Кол Галинең тууына 850 ел тулуны бәйрәм итү турындагы указны имзалады һәм оештыру комитетын раслады. Шул хактагы документ хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган.

«Урта гасырның бөек шагыйре, мәгърифәтче һәм гуманист Кол Галинең сизелерлек өлешен һәм аның мәшһүр «Кыйссаи Йосыф» әсәрен искә алып, 2033 елда Татарстанда Кол Галинең тууына – 850, аның данлыклы әсәре иҗат ителүгә 800 ел тулуны бәйрәм итүгә багышланган чаралар үткәрергә карар бирәм», - диелә документта.

Оештыру комитетын ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм республикада яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов җитәкләде, вице-премьер Васил Шәйхразыев, мәдәният министры Ирада Әюпова, мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин аның урынбасарлары итеп билгеләнде.

Республика Министрлар Кабинетына әлеге күренекле вакыйгага әзерлек һәм аны үткәрү буенча чаралар планын төзү өчен 90 көн вакыт бирелә.

Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, Рөстәм Миңнеханов быелның апрель ахырында татар зыялылары белән очрашу вакытында Кол Галинең һәм ул иҗат иткән «Кыйссаи Йосыф» поэмасының юбилеена әзерләнүне хуплаган иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100