news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Кол Гали һәм «Кыйссаи Йосыф» әсәре юбилейларына әзерлекне хуплады

Рөстәм Миңнеханов Кол Гали һәм «Кыйссаи Йосыф» әсәре юбилейларына әзерлекне хуплады
Салават Камалетдинов

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кол Гали һәм аның «Кыйссаи Йосыф» әсәре юбилейларына әзерлек планын төзергә кушты.

Бүген, Туган тел көнендә, Татарстан Рәисе татар зыялылары белән очрашуда шул сорауга җавап бирде.

«Тарихи мирасыбыз бай, ядкәрләребез арасында Болгар шагыйре Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф әсәре бар. Әлеге әсәр төрки халыклар тормышында зур урын алып тора. 2033 елда Кол Галинең тууына 850, «Кыйссаи Йосыф»ка 800 ел тула. Ике зур матур юбилейны республика күләмендә үткәрүне тәкъдим итәбез», – диде галим Әлфәт Закирҗанов.

«Бу юнәлештә эш барамы», – дип кызыксынды Рөстәм Миңнеханов мәдәният министры Ирада Әюповадан.

«Планын төзеп, Указ әзерләргә кирәк. Нинди чаралар уздырырга кирәк – уйларга. Бу яхшы фикер, хуплыйбыз», –  диде Татарстан Рәисе.

news_right_1
news_right_2
news_bot