news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов «КАМАЗ»ның беренче җитәкчесе Васильевның якыннарының кайгысын уртаклашты

Миңнеханов «КАМАЗ»ның беренче җитәкчесе Васильевның якыннарының кайгысын уртаклашты
Фото: t.me/PolpredstvoRT

«КАМАЗ»ның беренче генераль директоры Лев Васильев вафат булу сәбәпле, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов мәрхүмнең тормыш иптәше Инна Вениаминовнаның кайгысын уртаклашты.

«Кама автогиганты һәм Чаллы шәһәре төзелеше, гомумән, ватан автомобиль сәнәгате һәм машина төзелешенең нәтиҗәле үсеше аның исеме белән бәйле булган күренекле җитәкче вафат», — диелә телеграммада.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, масштаблы, үзенчәлекле шәхес буларак, Лев Борисович исән чагында ук чын легендага әверелде. Аның гаять зур хезмәт сөючәнлеге һәм максатчанлыгы, көчле иҗат рухы һәм кешеләрне актив эшкә берләштерү һәм илһамландыру осталыгын камазлылар, тормыш һәм һөнәри юлларында бу уникаль шәхес белән очрашу бәхетенә ирешкән кешеләр бүген дә чиксез хөрмәт һәм рәхмәт хисе белән искә ала.

«Лев Борисовичның озын, һәрвакыт бай һәм эчтәлекле, чын мәгънәсендә матур тормышы туган илгә һәм халыкка эчкерсез хезмәт итүнең, үз һөнәренә тугрылыкның һәм кешеләргә карата зур мәхәббәтнең бәһасез үрнәге булып тора. Көчле, талантлы җитәкче, зур хезмәткәр, бик якты һәм юмарт күңелле кеше — Лев Борисович Васильев татарстанлыларның рәхмәтле хәтерендә шундый булып кала. Сезнең белән бергә кайгырабыз, Сезнең һәм Лев Борисовичның барлык якыннарының авыр югалту газабын уртаклашабыз», — диде Татарстан Республикасы Рәисе.

  • Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, «КАМАЗ»ны оештыручы һәм автогигантның беренче генераль директоры Лев Васильев 98 яшендә вафат булды.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100