news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«КАМАЗ»га нигез салучы Лев Васильев 98 яшендә вафат булган

«КАМАЗ»га нигез салучы Лев Васильев 98 яшендә вафат булган
Фото: Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте

«КАМАЗ»га нигез салучы, автогигантның беренче генераль директоры Лев Васильев 98 яшендә вафат булган. Бу хакта Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге Телеграм-каналында хәбәр итте.

«Элеккеге фронтовик 12 ел «КАМАЗ» белән җитәкчелек итте. Бу чорда ул автогигантны нульдән башлап төзеде, Чаллыга бөтен илдән иң яхшы белгечләрне җәлеп итеп, заводның уникаль кадрлар потенциалын булдырды», диелә хәбәрдә.

Эшлекле дүшәмбедә Чаллы мэры Наил Мәһдиев кайгы уртаклашу белдерде һәм Татарстанның күренекле шәхесләренең берсен бер минутлык тынлык белән искә алырга тәкъдим итте.

«Социалистик Хезмәт Герое. Беренче генераль директор. «КАМАЗ» төзелешенең беренче көннәреннән үк үз командасы, фикердәшләре, көрәштәшләре белән чиста кырга килгән, һәм алар алты ел эчендә автомобиль заводы төзи алган. 1976 елның 16 февралендә беренче йөк машинасын чыгарганнар. Легендар кеше, Бөек Ватан сугышында катнашкан. Лев Борисовичны бер минутлык тынлык белән искә алырга тәкъдим итәм», - диде шәһәр мэры.

Лев Васильев автомобильләргә мәхәббәт, Татарстанда бөек төзелеш, сугышта катнашуы һәм якты истәлекләр турында интервьюларның берсендә сөйләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100