Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов Гобәйдуллинаның вафаты хакында: Бу - һичнәрсә белән алыштырып булмаслык югалту
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов композитор София Гобәйдуллинаның вафат булуына бәйле рәвештә кайгы уртаклашты. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
«Бу композиторның якыннары өчен генә түгел, барыбыз өчен дә һичнәрсә белән алыштырып булмаслык югалту. София Әсгать кызы бөтен күңеле белән югары мәдәнияткә хезмәт итүче талантлы кешеләр плеядасыннан иде. София Гобәйдуллинаның бөек талантын бөтен дөньяда югары бәялиләр, композиторның исеме Татарстан белән тыгыз бәйләнгән булуы бездә горурлык хисләре уята. Аның мәдәни мирасы яшь буын музыкантларны тәрбияләүгә хезмәт итәр дип ышанам», - дип искәртте республика җитәкчесе.
«Татар-информ» агентлыгы күренекле композитор София Гобәйдуллинаның 94нче яшендә вафат булуы хакында хәбәр иткән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз