Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Танылган композитор София Гобәйдуллина вафат

Танылган композитор София Гобәйдуллина 93 яшендә вафат булды. Казан мэры Илсур Метшин кайгы уртаклашты. Бу хакта шәһәр мэриясе сайтында хәбәр иттеләр.
«София Әсгать кызы Гобәйдуллина вафат булу турында ишеттек. Бу хәбәр безне тетрәндерде. София Әсгать кызы – ул үзе бер чор иде. Заманның атаклы композиторы һәм күренекле шәхси сыйфатларга ия булган кеше. Ул безнең хәтердә иҗатка бирелгәнлек, танып беленмәгән нәрсәләрнең асылына төшенергә омтылучанлык, намуслылык, дөньяга һәм кешеләргә игътибарлы һәм сакчыл мөнәсәбәт үрнәге булып калачак.
Ул дөньяны гениаль рәвештә ишетә белә һәм үзенең әлеге талантын тыңлаучылары белән бүлешә иде. Аның теле планетаның төрле почмакларында яшәүче кешеләргә аңлаешлы булды, көндәлек тормыштан югарырак күтәрелеп, яшәешнең төп мәсьәләләре турында уйланырга этәрде.
Без аңа чиксез рәхмәтле. Ул, эше бик күп булуга карамастан, яшьлеген уздырган һәм профессионал буларак формалашкан шәһәренә килеп йөрергә вакыт таба иде. Яшь музыкантларга игътибарын бирә иде.
Казан мәңгегә София Гобәйдуллинаның исеме һәм язмышы белән тыгыз бәйләнгән булачак. Шәһәребез урамнарында, аның исемен йөрткән Заманча музыка үзәгендә, казанлыларның йөрәкләрендә аның эзе һәрвакыт җылы булып калачак. Безнең өчен София Әсгать кызы мәңгегә якын кеше булып калачак, без аның истәлеген кадерләп саклаячакбыз. Ә аның талантын сөючеләргә юаныч булып София Әсгать кызының музыкасы калды», - дип белдерде Илсур Метшин.
Софья Гобәйдуллина 1931 елның 24 октябрендә Чистай шәһәрендә дөньяга килә, ә балачагы һәм яшьлеге Казан шәһәрендә уза. Мәктәпне тәмамлап, Казан консерваториясенә фортепьяно бүлегенә укырга керә.
1969 – 1970 елларда Мәскәү эксперименталь электрон көйләр студиясендә эшләп ала, 1975 елда «Астрея» группасы белән бергә эшли. 1992 елда композитор Алманиягә – Алпен-Унтерглиде шәһәренә күченеп яши башлый.
София Гобәйдуллина киң аудиториягә кинофильмнар һәм мультфильмнар өчен язган музыкасы белән билгеле. Алар арасында «Маугли», «Человек и его птица», «Чучело», «Крейцерова соната», «Кошка, которая гуляла сама по себе» һәм башкалар.
Композитор 2023 елда «Грэмми» премиясенә дәгъва итүчеләрнең берсе булды. Аның «Гнев божий» әсәре «Иң яхшы заманча классик композиция» категориясендә номинацияләнгән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз