Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Миңнеханов Дәүләт имтиханын бирә алмаучы медалистлар белән очракларны тикшерергә кушты
Лаеш районында республика Мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең август киңәшмәсендә ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов бердәм дәүләт имтиханнарын начар бирүче медалистлар белән очракларны тикшерергә кушты.
«Һәр очрак буенча медалистның нишләп имтихан бирә алмавын ачыкларга кирәк. Бу, мөгаен, коррупция. Башка сүз таба алмыйм. Оят, андый медалистлар әзерләгән мәктәпләргә хурлык. Һәм бу мәсьәләләргә бик кырыс карарга кирәк», – диде Рөстәм Миңнеханов.
Рөстәм Миңнеханов мәгариф тармагының әһәмиятен дә ассызыклады. «Мәгариф – безнең интеллект, безнең киләчәк. Татарстан – Россия масштабында фәнни-мәгариф үзәге булырга тиеш», – диде ул.
Шул ук вакытта Рәис билгеләп үткәнчә, республика педагогларының төп өлеше үз һөнәренең патриоты. «Бу без таяна торган, без хуплый торган кешеләр. Алар бу авыр эшне сайлады, һәм без моны югары бәяләргә тиеш. Укытучының роле һәм статусы бераз кимсетелгән, бу дөрес түгел. Без бу һөнәргә хөрмәт булсын өчен эшләргә тиеш. Һәм бу бездән тора. Укытучы – хөрмәтле зат», – диде Татарстан Рәисе.
Утырыш эшендә шулай ук Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Татарстанда Укучыларга мәктәптә куелган һәм имтиханда алган билгеләр җитди аерылуы турында белдергән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз