news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илсур Һадиуллин: Укучыларга мәктәптә куелган һәм имтиханда алган билгеләр җитди аерыла

Лаеш районының Усады авылында урнашкан «Инноватика» күппрофильле лицеенда Татарстан Мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсендә ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин укучыларның белемнәрен бәяләгәндә, билге куйганда объектив булуны сорады.

«Дәүләт йомгаклау аттестациясен уздыру барышында туган проблемалар һәм мәсьәләләр турында да ачыктан-ачык әйтергә кирәк. Имтихан нәтиҗәләрен анализлаганда,кайбер очракларда укучыларга мәктәптә куелган һәм имтиханда алынган билгеләр җитди аерыла», – дип мөрәҗәгать итте киңәшмәдә катнашучыларга Илсур Һадиуллин.

Министр җиткергән сүзләрен мисаллар белән дә дәлилләп узды. «Мәсәлән, Алабуга, Яшел Үзән, Менделеевск һәм Түбән Кама районнарында мәктәптәге йомгаклау ведомостьларында химия, информатика һәм географиядән «5» торган тугызынчы сыйныф укучылары әлеге имтиханнарны ике тапкыр «2» билгесенә тапшырган. БДИ барышында фәннәрнең берсе буенча минималь бусаганы үтә алмаган биш медаль иясе белән дә охшаш вазгыять туды. Бер медаль иясе ике фәннән имтихан билгесе бусагасын үтә алмады», — диде ул.

Илсур Һадиуллин сүзләренчә, бу вазгыять мәктәп билгесенең объектив булуына ышанган ата-аналарның ачуын китерә. «Мәгариф идарәсе органнары җитәкчеләреннән һәр шундый очракны анализлауларын, сәбәпләрен ачыклауларын һәм хәл итү юлларын билгеләүләрен сорыйм. Җентекле анализны районнар белән шәхси әңгәмәдә күрсәтергә кирәк булачак», – дип ассызыклады министр.

Гаиләдә белеме алучы укучылар да муниципалитетларның аерым игътибар зонасында булырга тиеш икәне дә әйтелде. «Бүгенге көндә республикада андый укучылар саны 4,5 меңгә якын», – диде министр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100