news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Министрлар Кабинетында сугыш ветераннарына күрсәтелгән хезмәтләр белән таныштырдылар

Министрлар Кабинетында сугыш ветераннарына күрсәтелгән хезмәтләр белән таныштырдылар
Фото: Татарстан Республикасы Хөкүмәте сайты

ТР Премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлыева ТР Министрлар Кабинетында 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында республикада сугыш ветераннарына күрсәтелгән хезмәтләр белән таныштырды.

«Татарстанда Бөек Ватан сугышында катнашкан 195 ветеран яши. Вакыт аяусыз. Көннән-көн ветераннар саны кими бара. Быел Бөек Ватан сугышында катнашучыларга Россия Президенты Указы нигезендә бер тапкыр бирелә торган түләү башкарылды. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән бөтен ветераннарга, шул исәптән Лисичанск, Рубежное территорияләрендә яшәүче ветераннарга бүләк җыелмалары һәм котлаулар тапшырылды», – диде Ләйлә Фазлыева.

Шулай ук, утырыштагы чыгышында ул сугыш ветераннарына югары квалификацияле медицина ярдәме күрсәтелүен дә билгеләп үтте.

«Өлкән яшьтә булу сәбәпле, ветераннарга аеруча югары квалификацияле медицина ярдәме кирәк. Республикада өйдә һәм амбулатор-клиник шартларда медицина ярдәме күрсәтү оештырылган. Барлык ветераннар да медицина препаратлары белән бушлай тәэмин ителә. Даими карауга мохтаҗ булган ялгыз ветераннар өчен стационар хезмәтләр актуаль булып кала. Шулай ук, 2008 елдан торак шартларын яхшырту буенча программа гамәлгә ашырыла», – дип искәртеп узды ТР Премьер-министр урынбасары.

Ләйлә Фазлыева киләсе елга булачак Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына әзерлек башлануын да әйтте.

«Республикада Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган чаралар планы расланган. Аның нигезендә ел дәвамында без үз эшчәнлегебезне алып барабыз», – диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100