news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов: Татарстан уллары һәрвакытта да туган җирләрен батырларча сакладылар

Рөстәм Миңнеханов: Татарстан уллары һәрвакытта да туган җирләрен батырларча сакладылар
Фото: Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Министрлар Кабинетында 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм үткәрү буенча оештыру комитеты утырышын ачты һәм сугышларда һәлак булучылар истәлегенә бер минутлык тынлык игълан итте.

«9 май – Ватаныбыз тарихында кадерле һәм изге көн. Ул илебезнең даны һәм горурлыгы. Бүген безнең әхлакый бурычыбыз – Бөек Ватан сугышындагы тарихи дөреслекне бозуны булдырмау. Татарстан уллары һәрвакытта да туган җирләрен батырларча сакладылар. Бүген Россия Федерациясе Кораллы көчләре махсус хәрби операция барышында ил мәнфәгатьләрен яклый. Без сугышчыларыбызга батырлыклары һәм Ватанга тугрылыклары өчен чиксез рәхмәтле», – диде Рөстәм Миңнеханов.

news_right_1
news_right_2
news_bot