news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Министр урынбасары көздән чәчелгән культуралар даими уңыш бирә дип саный

Татарстанда 537 мең гектар мәйданга көзге уҗым культуралары чәчелгән.

Министр урынбасары көздән чәчелгән культуралар даими уңыш бирә дип саный
Султан Исхаков

(Казан, 18 сентябрь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Татарстанның авыл хуҗалыгы министры урынбасары Илдус Габдрахманов, кышлап чыккан көзге культуралар яхшырак уңыш бирә дип саный. Бу хакта ул бүген матбугат очрашуында “Татар-информ” хәбәрчесенең соравына җавап биргәндә әйтте.

  • Июль ахырында Зәй районында узган күчмә семинарда, авыл хуҗалыгы белгечләре, министр Марат Әхмәтов белән бергә, тәҗрибә сынау участокларында булып, төрле культураларның үсешен карады. “Көзге культура мйданнарын киңәйтергә кирәк. ул бөртеклеләр мәйданының ким дигәндә өчтән берен, хәтта 40 процентын алып торса да ярый", - диде Марат Әхмәтов, семинар ахырында нәтиҗә ясап.

“Татар-информ” хәбәрчесе министр урынбасарыннан көзге культураларның мәйданнары арту-артмавын сорады.

“Соңгы елларда кышлап чыккан көзге культуралар стабильрәк уңыш бирә. Ләкин һава шартларының аяк чалуы аркасында, бүген көзге уҗымнарның артта калуы күңелдә берникадәр борчу тудыра. Инде чәчелгән 537 мең гектар икенче елга тулысынча сакланып чыгар дип өметләнәбез. Әмма ул инде язга чыккач кына билгеле була. Чыннан да, көзге культураларга өмет зуррак”, - диде министр урынбасары.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100