news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Министр урынбасары Илдус Габдрахманов "РФ атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре" булды

Мактаулы исемне аңа министрлыкның киңәйтелгән коллегия утырышында Президент Рөстәм Миңнеханов тапшырды.

Министр урынбасары Илдус Габдрахманов "РФ атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре" булды
Султан Исхаков

(Казан, 14 февраль, "Татар-информ", Чулпан Шакирова). Татарстанның авыл хуҗалыгы министрлыгының үсемлекчелек буенча урынбасары Илдус Габдрахмановка "Россиянең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре" исеме бирелде. Мактаулы бүләкне тантаналы шартларда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды.

Шулай ук аграр тармакта күрсәткән эшләре белән аерылып торган хезмәткәрләр дә билгеләнеп үтте. Алдынгы хезмәткәр һәм җитәкчеләргә "Фидакарь хезмәт өчен", "Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре", "Татарстанның атказанган агрономы", Татарстанның атказанган механизаторы", "Татарстанның атказанган зоотехнигы", "Татарстанның атказанган мал табибы", "Татарстанның атказанган терлекчесе" кебек мактаулы исемнәр бирелде. 

news_right_1
news_right_2
news_bot