news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Министр Марат Әхмәтов Вил Усмановка Алтын билге тапшырган

Зур бүләк танылган көрәшче һәм җырчының 50 яшьлек юбилее уңаеннан бирелгән.

Министр Марат Әхмәтов Вил Усмановка Алтын билге тапшырган
Салават Камалетдинов

(Казан, 6 апрель, "Татар-информ"). Бүген Татарстанның авыл хужалыгы һәм азык-төлек министры, республиканың Көрәш федерациясе президиумы җитәкчесе Марат Готыф улы Әхмәтов җырчы һәм көрәшче Вил Усмановны, 50 яшь тулу уңаеннан, үзендә кабул иткән. Бу хакта,  республиканың Көрәш федерациясе башкарма директоры Равил Хәйруллинга сылтама белән,  arskmedia.ru сайты хәбәр итә.

Билгеле булганча, күптән түгел Вил Усманов үзенең 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Бу уңайдан ул үзенең юбилей концертларын куйды, төрле чараларда котлаулар кабул итте.

Вил Усманов ул җырчы гына түгел, танылган көрәшче дә. Заманында күп тапкыр Казан чемпионатында җиңү яулады, республика күләмендәге ярышларда уңышларга иреште. Казан, Бaулы, башка районнар Сабан туйларында «Баш батыр» исеменә лаек булды.

Марат Готыф улы Әхмәтов Вил Усмановка, көрәшне үстерүгә зур өлеш керткәне өчен, Федерация исеменнән Алтын билге һәм кыйммәтле бүләк тапшырды, диелә район сайтында. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100