news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Мин татарча сөйләшәм» республикакүләм акциясе кысаларында Qazan Quiz уеннары узды

«Мин татарча сөйләшәм» республикакүләм акциясе кысаларында Qazan Quiz уеннары узды
Фото: Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Алмаз Хәлиуллин

15-16 апрель көннәрне «Мин татарча сөйләшәм» республикакүләм акциясе кысаларында Qazan Quiz («Казан квиз» уеннары узды. Квизда Казан шәһәре мәктәпләре катнашты, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар яшьләр форумы.

«Җиңүче командалар 22 апрель көнне Qazan Quest уенында үзләренең көчләрен сынап карый алачак. Уен квест форматында эшләнгән: такымнар биремнәрне үтәп нокталар буенча йөриячәк. Уен барышында такымнар оешмаларны икетеллеккә дә тикшерәчәк», – дип хәбәр итә форум.

Qazan Quiz өч уенны берләштерә. Уенда барлыгы 300 гә якын укучы катнашкан. 7 раундтан торган уенда укучылар татар әдәбияты, мәдәнияты белән бәйле ребуслар, логик биремнәр чишкән.

Җиңүчеләр 26 апрель көнне Казан Кирмәнендә узачак «Мин татарча сөйләшәм!» гала-концертында бүләкләнәчәк.

Әлеге бәйге Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе, Бөтендөнья татар конгрессы, Казан шәһәре Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе, Мәдәният министрлыгы, Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәмендә үткәрелә.

«Мин татарча сөйләшәм» акциясе быел Казан Кремлендә узачак. Акция хакында киләсе атнада, 23 апрельдә матбугат конференциясе узар дип ниятләнә.

Фото: © Алмаз Хәлиуллин, Бөтендөнья татар яшьләре форумы

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100