news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Мин татарча сөйләшәм» акциясе быел Казан Кремлендә узачак

Үткәрелү урыны цирк янында төзелеш эшләре бару сәбәпле үзгәргән.

«Мин татарча сөйләшәм» акциясе быел Казан Кремлендә узачак
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Мин татарча сөйләшәм» акциясе быел беренче тапкыр Казан Кремле территориясендә узачак. Бу хакта «Татар-информ»га Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Райнур Хәсәнов хәбәр итте. Моңа хәтле ул акциянең цирк янында булачаганын әйткән иде.

«Без быел цирк янында булыр дигән идек, ләкин анда төзелеш эшләре бара, бөтен нәрсәне казып чыкканнар. Шуңа күрә без акцияне Казанның үзәгенә – Казан кирмәненә күчерергә булдык. Акция беренче тапкыр Кремльдә узачак. Ул 2022 елга кадәр һәр елны Бауман урамында үткәрелде, соңгы ике елда Галиәсгар Камал театры янында узды. Быел эксперимент форматында икенче урынга күчерергә булдык», – диде Райнур Хәсәнов.

Фото: © «Татар-информ, Салават Камалетдинов

«Мин татарча сөйләшәм» акциясендә елдагыча төрле чаралар узачак. Райнур Хәсәнов сүзләренчә, бу елны төп концепт – онлайн контент куллану. Шулай ук, бөтен дизайнда пиксель арт стиле күзәтеләчәк.

«Мәктәп балалары өчен квиз уеннары башлана. Музыкаль бәйге дә игълан иттек, яңа музыкантлар эзлибез. Интернет бәйгегә дә старт биреләчәк. Анда катнашу өчен ун көн эчендә «Вконтакте» социаль челтәрендә #минтатарчасөйләшәм2024 хештегы белән постлар урнаштырырга кирәк. Татарстан районнары мәктәпләре өчен конкурс игълан иттек. Һәрбер мәктәп үзе теләгән шәхесне алып, «Вконтакте»да сәхифәләр эшләп, ул шәхес турында мәгълүматлар урнаштырырга тиеш», – дип сөйләде Райнур Хәсәнов.

Ул быел «Татар теле рәисе» сайланмаячагын да хәбәр итте. «Номинацияләргә быел үзгәрешләр кертергә уйлыйбыз. Мөгаен, өч төрле номинация ясарбыз. Шулай ук, гадәттәгечә оешмаларда татар телен куллану буенча премия һәм антипремия бирәбез», – диде Райнур Хәсәнов.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100