news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Райнур Хәсәнов: «Мин татарча сөйләшәм» акциясе быел Казан циркы янында була

Райнур Хәсәнов: «Мин татарча сөйләшәм» акциясе быел Казан циркы янында була
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Райнур Хәсәнов «Мин татарча сөйләшәм» акциясенең быел Казан циркы янында уздырылачагын әйтте.

«Акцияне цирк янындагы мәйданчыкта уздыруны Татарстан Мәдәният министрлыгы белән бергәләп хәл иттек. 26 апрельдә анда татар телендә Габдулла Тукайның «Печән базары...» дигән поэмасына нигезләнеп, цирк тамашасы була. Тамашаны карарга дүрт мең кеше киләчәк. Шуңа күрә бу безнең өчен дә әйбәт: тамаша тәмам булгач, безнең альтернатив музыка концерты башланачак», - диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Аның әйтүенчә, мәйданчыкта маркет та булачак. «Бу урын Казан Кремле янында гына, машина белән килү, машина кую мөмкинлеге дә бар. Бу урынны да үзебез өчен сынап карыйсыбыз килә», - диде Райнур Хәсәнов.

«Элек «Мин татарча сөйләшәм» акциясе Бауман урамында оештырыла иде, соңгы ике елда аны Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры каршындагы мәйданчыкка күчерделәр. Күчерүнең сәбәбе - куркынычсызлык буенча таләпләрнең үзгәрүе иде. Камал театры каршындагы мәйданчыкны безнең өчен бик үк уңай дип санамыйбыз, чөнки без Камал театрына комачаулыйбыз: театрда спектакльләр 19.00 сәгатьтә башлана, ә безнең концерт 21.00 сәгатькә кадәр дәвам итә. Сәхнәдәге тавыш бина эченә керә һәм спектакльгә комачау итә. Икенчедән, ул урын ачык киңлек: җиле дә көчле - бу да тамашачыларга комачаулый», - дип аңлатты ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100