Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Мин татарча сөйләшәм» акциясе «Туган тел» җырын башкару белән тамамланды
Быел акция Камал театры каршындагы мәйданда узды.
Казанда "Мин татарча сөйләшәм" акциясе "Туган тел" җыры белән тәмамланды. Акциядә катнашучылар алып баручы Илгиз Шәйхразиевка кушылып җырлады.
Быел акция Камал театры каршындагы мәйданда узды. Чараны Ләйлә Лерон белән Илгиз Шәйхразиев алып барды. Быел акциядә музыкага гына түгел шигърияткә дә игътибар бирелгән иде. Яшь шагыйрәләр арасында шигъри батл узды. Чарада "Qazan Quest» уенына йомгак ясалды, гадәттәгечә "Тяжело с татарским" премиясе тапшырылды, .
Сәхнәдә Gauga, ОММАЖ, noor, URTIC, TatCultLab төркемнәре, Shanu, Ике яр һәм башка төркемнәр чыгыш ясады.
"Бу минем өчен беренче тәҗрибә иде. Бик күңелле узды. Команда белән эшләве дә бик җиңел булды. Команда бердәм, көчле, бер-берсе өчен янып торалар. Тамашачы да әзер иде. Алар инде акциянең тәртибен белә. Киләсе елда алып барырга чакырсалар, мин "әйе" дип җавап бирер идем", - дип сөйләде Ләйлә Лерон.
Чара 16:00 башланды һәм дүрт сәгать дәвам итте. "Мин татарча сөйләшәм» акциясе 23 апрельдә фестиваль форматында Чаллыда да узды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз