Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Мин татарча сөйләшәм» акциясендә катнашучылар шигъри батлның җиңүчесен билгеләде
Батлда катнашучы шагыйрәләр халык тәкъдим иткән темаларга шигырь иҗат итте.
"Мин татарча сөйләшәм" акциясендә узган шигъри батлда шагыйрә Алинә Хәбибуллина җиңде.
Батлда алты яшь шагыйрә Лилия Низамова, Миләүшә Гафурова, Адилә Әхмәтҗанова, Рәсилә Хафизова, Ләйсән Миннәхмәтова, Алинә Хәбибуллина катнашты. Аларга халык тәкъдим иткән темага кыска вакыт эчендә шигырь язарга кирәк иде. Кызлар өч парга бүленеп ярышты.
Беренче пар мендәр темасына шигырь язды, икенче парга бәлеш темасы бирелде, өченче пар сары тараканга багышланган шигырьләр иҗат итте. Һәр парның чыгышыннан соң акциядә катнашучылар тавыш бирде. Батлда Алинә Хәбибуллина җиңде, ул мендәр темасына шигырь иҗат итте.
"Батлның нинди форматта булачагын алдан белмәдек. Бик аз вакыт эчендә шигырь язарга туры килде. Мондый тизлектә шигырь язганым юк иде. Үзебезнең мөмкинлекләрне ачыклау өчен бик әйбәт ысул булды", - дип сөйләде җиңүче кыз.
Батлны шагыйрә Гүзәл Закирова оештырды. "Быел акциягә музыка белән бергә шигырьләрне дә кертергә булдык. Кызларны батлга үзем чакырдым. Монда иң кыю кызлар җыелды", - диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз