news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сара Садыйкова — «Моң чишмәсе ул»

Сара Садыйкова татар музыка, театр һәм профессиональ вокал башкару сәнгате үсешенә гаять зур өлеш кертә.

Сара Садыйкова — «Моң чишмәсе ул»

Татар халкының беренче профессиональ хатын-кыз композиторы, талантлы актриса һәм 1920–1930 елларда атаклы җырчы Сара Садыйкова 1903 елның 1 ноябрендә Казанда Мөхәммәтгариф агай һәм Бибигайшә апа гаиләсендә дөньяга килә.

Башлангыч белемне Фатиха Аитова мәктәбендә ала. 1921 елда Казан педагогия техникумында укыган вакытында ук җырчы һәм актриса буларак «Бүз егет» спектаклендә Сәхибҗамал ролен башкарып, тамашачылар күңелен яулый.

Талантлы кыз композитор Солтан Габәши тәкъдиме белән Мәскәүгә укырга китә һәм 1922-1928 елларда консерватория каршындагы музыка техникумында укый, Мәскәү үзәк татар эшче театры сәхнәсендә уйный. 1924 елда театрның сәнгать җитәкчесе һәм баш режиссёры Газиз Айдарский белән гаилә кора. 

1930–1934 елларда Казанда Татар академия театрында эшли. Әлеге чорда ул Кәрим Тинчуринның «Сүнгән йолдызлар», «Зәңгәр шәл», «Кандыр буе», Таҗи Гыйззәтнең «Наемщик» музыкаль драмалары буенча куелган спектакльләрдә төп рольләрне башкара. Муса Җәлил, Салих Сәйдәшев һәм башка мәшһүр шәхесләр белән якыннан аралаша.

1934–1938 елларда Мәскәү консерваториясе каршындагы Татар опера студиясендә укый. Шул чорда Мәскәү художество академия театрының 35 еллыгына багышланган тантаналы чарада, театрны нигезләүчеләрнең берсе — Станиславский соравы буенча, Сара чыгыш ясый. Җыр тәмамлангач, Константин Сергеевич аның янына күтәрелеп, җырчының кулын үбә дә: «Сезне зур киләчәк көтә», — ди.

Студияне тәмамлап кайткач, 1938–1948 елларда, булачак музыка даһие Татар опера һәм балет театрында эшли. Аның тарафыннан башкарылган Рәйхана, Саҗидә, Галиябану, Сәрвәр партияләре югары профессиональлек үрнәге булып тора. Җырчы буларак, аның репертуарын татар, башкорт халык көйләре, татар композиторлары иҗат иткән романслар һәм арияләр били.

Сара Садыйкова татар музыка, театр һәм профессиональ вокал башкару сәнгате үсешенә гаять зур өлеш кертә. 

​Композитор буларак аның иҗаты бигрәк тә җыр жанры белән бәйле. Аның иң популяр җырлары арасында Әхмәт Ерикәй, Мостафа Ногман, Сибгат Хәким, Гомәр Бәширов, Хәсән Туфан, Гөлшат Зәйнашева сүзләренә язылган «Көтәм сине», «Балкый Шәйморза утлары», «Әй язмыш, язмыш», «Җидегән чишмә», «Казан кичләре», «Туган авылыма», «Ак пароход» бүген дә яратып тыңлана торган әсәрләрдән, җыр сәнгатенең җәүһәрләреннән санала, алар милли мәдәниятебезнең алтын фондына керде. 

Ул 300дән артык җыр, инструменталь әсәрләр иҗат итте. Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәймиев мәшһүр композиторыбыз шәхесе хакында: «Сара апа иҗаты белән мәдәниятебез күгендә мәңге сүнмәс йолдыз булып калыкты, Сара Садыйкова — моң чишмәсе ул. Халкыбыз яшәгәндә — моң яшәр, моң яшәгәндә — йөрәк түребездә Сара апа Садыйкова да яшәр», — диде. Халкыбыз аны яратып, үз итеп «калфаклы сандугач» дип атады.

Ул актив җәмәгать эшлеклесе буларак та киң танылды. Казанның М. Горький исемендәге клубы каршында татар халык хоры оештырды һәм күп еллар аның җитәкчесе булды. Яшь талантларны барлау һәм аларны үстерүгә зур көч куйды.

Сара Садыйкова 1986 елның 7 июнендә арабыздан китеп барды, җәсәде Казанның Татар бистәсе зиратында җирләнде. Ул ТАССРның халык артисты (1977), РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1984) исемнәренә, ТАССРның Г. Тукай исемендәге бүләгенә лаек булды. 

Аның истәлегенә багышлап һәм иҗат мирасын пропагандалау максатында Казанда, Мәскәүдә, Санкт-Петербургта музыкаль фестивальләр, конкурслар, концертлар үткәрелә, фильмнар күрсәтелә. Чаллы шәһәрендәге концертлар залына, Казандагы һәм Апас районы Тутай авылындагы урамнарга аның исеме бирелде.

Казанда ул яшәгән йорт диварына истәлек тактасы куелды, Тутай авылында аның музее эшли, мәктәп аның исеме белән аталды. Әлеге күркәм чараларны гамәлгә ашыруда, әнисенең иҗади мирасын барлауда, әсәрләрен даими рәвештә дөньяга чыгарып, киң җәмәгатьчелеккә җиткерүдә кызы Әлфия Айдарская биниһая эш башкара.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100