news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ризаэтдин Фәхретдин – «Ифадәсе ачык, язу тарысы саф гүзәл бер язучыдыр»

1917 елга кадәр галимнең 100ләп китабы, 700дән артык мәкаләсе дөнья күрә. Ул шулай ук үткен каләмле журналист буларак та таныла.

Ризаэтдин Фәхретдин – «Ифадәсе ачык, язу тарысы саф гүзәл бер язучыдыр»

Мәшһүр татар галиме, тарихчы, дин һәм җәмәгать эшлеклесе, дин белгече Ризаэтдин Фәхретдин 1858 елның 31 декабрендә Самара губернасы Бөгелмә өязе (хәзер Татарстанның Әлмәт районы) Кичүчат авылында имам Фәхретдин бине Сәйфетдин гаиләсендә бишенче бала булып дөньяга килә. Әлеге вакыйга метрика китабында 1859 елның 4 гыйнварында теркәлә.

Башлангыч белемне әнисе Мәхүбә абыстайда ала, аннары Түбән Чыршылы һәм Чистай мәдрәсәләрендә укый. Аннан соң Түбән Чыршылыда мөгаллимлек итә. 1887 елда Ризаэтдин имам вазифасына сынау уза. 1887–1888 елларда Казанда аның гарәп телен укыту һәм шәригать мәсьәләләренә багышланган тәүге «Әт-төхвәт әл-әнисия» һәм «Китаб әл-игътибар» хезмәтләре басыла. Алар белән танышкач, Шиһабетдин Мәрҗани: «Бу егет өметле. Мәсләгендә дәвам итсә, яхшы хезмәт итәр», – дип нәтиҗә ясый. 

1889–1891 елларда Ризаэтдин хәзрәт Бөгелмә өязе Илбәк авылында имам-хатыйб булып тора. 1891 елда мөфти Мөхәммәдъяр Солтанов тәкъдиме белән Оренбург мөселман Диния нәзарәте казые булып сайлана.

Уфадагы яңа вазифада Риза казый Диния нәзарәтенең архивын тәртипкә салу белән дә шөгыльләнә, аның фондларын археографик эшкәртүгә һәм аеруча мөһим документларны бастыруга башлангыч бирә. Әлеге чорда ул ислам дөньясында Х гасыр – ХХ гасыр башы аралыгында яшәгән меңнән артык күренекле шәхес турындагы мәшһүр «Асар» биобиблиографик хезмәтен яза.

Галимне әлеге адымга этәргән сәбәпләр һәм милләтпәрвәрлек омтылышлары хезмәтнең 1900 елда Казанда дөнья күргән 1 нче кисәгенә кереш өлештә ачык чагыла. Аерым алганда, Ризаэтдин Фәхретдин: «Әдип вә галимнәре булмаган халык бәхетсез, мәшһүр кешеләрне оныткан халык сакланмас; әдәбияты булмаган халык рухсыз», – дип кисәтә. Тарихи хезмәт буларак, гаять бай чыганаклар хәзинәсенә нигезләнгән «Асар» биниһая әһәмияткә ия.

Аның гыйльми тикшеренүләре арасында «Җәвамигел-кәлям шәрхе» һәм «Дини вә иҗтимагый мәсьәләләр» китаплары аерым урын били, аларда авторның дини карашлары тәфсилле бәян ителә. Ризаэтдин Фәхретдин диннән аерылган гыйлем кебек үк, белемнәрдән башка гына дин дә хилафлык фасылы кичерә дигән фикерне алга сөрә; Мөхәммәт заманнарындагы ислам заман чынбарлыгына каршы килми, киресенчә, үз кануннарын яңа чордагы белемнәргә ярашлы рәвештә аңлату зарурлыгын күздә тота, дигән карашта тора.

1906 елда бертуган Шакир һәм Закир Рәмиевлар чакыруы буенча ул Оренбургка күчеп килә, «Вакыт» газетасында эшли, «Шура» журналының баш мөхәррире була һәм бер үк вакытта «Хөсәения» мәдрәсәсен җитәкли. Биредә ул фәнни белемнәрне киң пропагандалый, татар халкы тарихы,мәдәнияте һәм фәлсәфәсе, Россия мөселманнары мәсьәләләренә зур игътибар бирә, фәнни хезмәтләрен бастыра. 

Нәтиҗәдә, 1917 елга кадәр галимнең 100ләп китабы, 700дән артык мәкаләсе дөнья күрә. Ул шулай ук үткен каләмле журналист буларак та таныла. 1912 елда аның язу стиле матурлыгына игътибар биреп, Габдулла Тукай, «Ялт-йолт» журналы мөхәррире Әхмәт Урманчиевка юллаган хатында: «Риза казый – ифадәсе ачык, язу тарысы саф гүзәл бер язучыдыр», – дип яза.

1918 елда Риза Фәхретдинов янә Уфага күчә. 1922 елда ул эчке Россия һәм Себер мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте мөфтие булып сайлана һәм вафатына кадәр шул вазифаны башкара. 1925 елда мәртәбәле кунак буларак СССР Фәннәр Академиясенең 200 еллыгы тантаналарында катнаша, бу, һичшиксез, аның фәнни даирәләрдә абруе зур булуын күрсәтә. 1926 елда Мәккәдәге Бөтендөнья мөселманнар конгрессында СССР делегациясен җитәкли һәм хәтта конгрессның вице-президенты итеп сайлана.

1920 елларның икенче яртысында Совет хакимиятенең конфессиональ сәясәте кискен тискәре якка үзгәрә. Дөнья җәмәгатьчелегенең игътибарын исламның СССРдагы хәленә юнәлтү өчен 1930 елда Риза Фәхретдин, Үзәк Диния нәзарәтенең башка әгъзалары белән бергә, эштән китәргә җыена. Диния нәзарәте җитәкчелегенең кулга алынуына берничә ай кала, 1936 елның 12 апрелендә мәшһүр галим вафат була. 1995 елда Кичүчат авылында Ризаэтдин Фәхретдин мемориаль музее ачыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100