Икеле алмаска, артта калмаска!

Пионерларның бу шигаре мәктәп укучыларына гына кагылмый. Шулай эшләгәндә генә без алга бара, сакланып кала алачакбыз.

Сентябрь ае — вәгъдәләр ае булды дисәк тә, һич тә арттыру булмас. Сайлауларга кадәр дә, аннан соң да җитәкчеләребез халыкка бик күп вәгъдәләр өләштеләр. Президентлыкка өченче тапкыр сайланган Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов та үзе идарә итәчәк алдагы биш елда Татарстанда ниләр эшләнәчәге турындагы программасын тәкъдим итте. Биш ел исән кеше өчен бик тиз үтеп китәр, ә менә алдагы елда — 2021 елда безне ниләр көтә соң? Бигрәк тә милли, мәдәни, дини өлкәләрдә? Бу сорауларга җавапны ТР Президенты Татарстан Дәүләт Советына һәм халыкка үзенең еллык юлламасында әйтте.

Татар кешесе өчен иң мөһим яңалык — 2021 ел Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы булачак. Президент киләсе елны шундый ел дип игълан итәргә тәкъдим итте. Ул үзенең чыгышында төп игътибарны балалар тәрбиясенә юнәлтергә, аларның туган телләр һәм мәдәниятләрне өйрәнү теләген үстереп торырга кирәклегенә басым ясады. «Туган тел — үз халкың белән нечкә элемтәң. Без телне саклау өчен барлык көчебезне куячакбыз. Бу безнең алдагы буыннар алдында бурычыбыз», — диде Президент.

Соңгы берничә айда татар теленә һәм аны саклау, үстерүгә шактый зур әһәмият бирелә башлады әле. Хәерлегә булсын! Аллаһының «Амин!» дигән сәгатенә туры килеп, сүздә генә калмасын, гамәлгә дә ашсын иде инде. Татарстанның дәүләт киңәшчесе М.Шәймиев тә соңгы ике ай эчендә бу темага кагылышлы үзенең шактый кискен фикерләрен әйтте. Алабугада узган укытучыларның август киңәшмәсендәге чыгышында ул, Россия Конституциясенә үзгәрешләр кертелгәннән соң, федераль үзәк төп канунны үтәр, элеккеге кыланмышларын кабатламас дигән шактый кыю фикер әйткән иде.

РФ Конституциясенең 69нчы маддәсендә халыклар мәдәниятен саклау турында бүлек өстәлгән. Анда болай диелгән: «Дәүләт Россиядәге барлык халыкларның һәм этник берләшмәләрнең милли үзенчәлеген яклый, этномәдәни тел күп төрлелеге саклануны гарантияли».

Төп законда шулай дип язылса да, Россия үзе бу мәсьәләдә, әлбәттә, бармакка бармак та сукмаячак. Моны милли республикалар үзләре гамәлгә ашырсалар гына инде. Алар бу өлкәдә Татарстанның җитди адымнар ясавын, үзләренә үрнәк күрсәтүен көтә. 2017 елда татар телен мәктәпләрдән кысрыклап чыгарганда, кызганыч, тиешле дәрәҗәдә каршылык күрсәтә алмадык. Шул вакытта болай да хәле мөшкел булган татар телен мәктәпләрдә укыту мәсьәләсе тагын да катлауланды. Шуны гына көткән кебек шовинистик рухтагы рус һәм маңкорт татар ата-аналары мәктәптә татар теле дәресләренең күп укытылуына бәйләнә башладылар. Мәктәпләрдә прокуратура тикшеренүләре башланды. Нәтиҗәдә, «сарык та исән, бүре дә тук булырлык» укыту вариантлары сайланды, мәктәпләргә татар телен укытканда артык таләпчән булмаска, түбән билгеләр куймаска, өй эшләрен бирмәскә кебегрәк таләпләр куелды. Элек безгә пионерларның девизы: «Икеле алмаска, артта калмаска!» — дип өйрәтәләр иде. Татар телен укытучыларга хәзер шушы шигарьне азрак кына үзгәртергә туры килә инде.

Мәктәпләрдә татар телен укыту мәсьәләсе кискенләшкәч, компромис вариант буларак, Татарстанда өч телле (полилингваль) мәктәпләр проекты игълан ителде, республика президенты каршында Марат Әхмәтов җитәкчелегендә татар теле комиссиясе булдырылды. Минтимер Шәймиев Рөстәм Миңнехановның инагурациясе вакытында сайланган президенттан һәм депутатлардан туган телне саклауны таләп итә алабыз, дигән фикер әйткән иде. Моннан тыш, ул бу өлкәдә эшләүчеләрне берләштерергә кирәклеген дә ассызыклады: «Хәзер безгә туган телебезне, милли мәдәниятебезне, гореф-гадәтләребезне сакларга омтылган барлык көчләрне берләштереп, төптән уйланылган чараларны эзлекле рәвештә тормышка ашыру гаять мөһим».

Тел, милләт турында күп сөйләшсәк тә, матур-матур вәгъдәләр өләшсәк тә, ни кызганыч, аларның күбесе тормышка ашмый кала. «Эт — эткә, эт – койрыкка», дигән әйтемдәгечә, бу мәсьәләдә дә кемгәдер өметләнеп ятарга, менә шул эшләргә тиеш, дип бармак төртеп күрсәтергә яратабыз инде без. Шуңа ишарәләп булса кирәк, татар теле комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов үзе җитәкләгән комиссиядә әгъза булып торучы 35 кешегә генә өметләнеп тормаска чакыра: «Мин җитәкләгән комиссиядән генә нәрсәдер көтеп утыру дөрес булмас. Бөтен министрлыклар, хөкүмәт һәм җәмәгатьчелек шушы максатка тупланып, киләсе буыннарга тапшыру өчен, үзебезнең матур әдәби туган телебез исән-сау булырга тиеш».

РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйлметдинов та шул фикерне кузәтли: «Туган тел мәсьәләсендә игътибар сүз сөйләүдән күбрәк конкрет чараларга күчсен. Монысы бик әһәмиятле».

Җомга намазларына даими йөрүче буларак, мин мәчетләрнең телебезне зурлауларын да билгеләп үтәр идем. Күп кенә мәчетләрдә шәһәрдә туып-үскән муллалар эшләгәнлектән, элек вәгазьләр күбрәк рус телендә бара иде. Матур гына итеп өстән күрсәтмә төшкәч, өйрәнделәр татарча сөйләргә. Бер муллага үзем дә ике ел буена вәгазьләрен рус теленнән татарчага тәрҗемә итештем. Үз вакытында зур түрәләребез үзләре дә, балалары да туган телләрендә сөйләшүгә күчкән булсалар, алар да бик күпләр өчен үрнәк булачаклар иде. Ни кызганыч, алай булып чыкмады. Әле дә соң түгел… Рәсми урыннарда, җыелышларда да татар телендә сөйләшүне гадәти күренешкә әйләндерергә иде дә бит. Монысы инде иң авыры. Чиновникның телгә түгел, акчага һәм дәрәҗәгә генә күбрәк исе китә шул. Һичьюгы җыелыштагы ун чыгышның өчесен генә булса да татар телендә итәргә мөмкин бит инде.

Алдарак кына мәчетләрне искә алган идем. Киләсе елга бабаларыбызның Болгарда ислам динен кабул итүләренә мең ел тула. Бу мөһим дата дәүләт күләмендә билгеләп үтеләчәк. Тел белән дин татар халкы өчен аерылгысыз. Икесе өчен дә көрәшеп, бабаларыбыз утка кергәннәр. Совет заманында динне читкә тибәрүебез аркасында бәлки без телебезне югалта язганбыздыр да инде. Димәк, тарихтан сабак алырга кирәк!

Киләсе елда булачак янә бер мөһим вакыйганы да президентыбыз юлламада искә алып узды. Ул — халык санын исәпкә алу. Бер караганда, бик гади генә эш кебек. Тик татар халкы өчен Россиядә халык санын алу һәрвакыт баш бәласенә әйләнә. Юкса, килделәр, сораштылар, үзеңнең татар икәнлегеңне әйттең, шуның белән вәссәлам бит инде. Юк инде, аннары Россия буламыни ул?! Россиядә кеше исәбе буенча икенче урында торган татарларның санын киметү өчен ниләр генә уйлап тапмадылар бит инде?! Халкыбызга да үз милләте белән горурлану хисе җитеп бетми.

Чечняда халык санын исәпкә алуга шундый зур игътибар бирәләрдер дип уйламыйм. Алар кайда гына яшәсәләр дә, чечен булып калалар. Гомумән, тау халыклары үз милләтләреннән беркайчан да йөз чөермиләр. Ә без йә яшәү урыны буенча, мәсәлән, себер татары, йә дин буенча, мәсәлән, керәшен татары, йә диалект буенча, мәсәлән, мишәр татары, йә башка мең төрле сәбәп табабыз, үзебезне фәкать татар дип кенә яздырмас өчен. Шуңа да халык санын алу кампаниясе башлану белән «татар» дип язылыгыз дип өнди башлыйлар, төбәкләргә барулар башлана. Бу да безнең милләтебез өчен бер гыйбрәт.

Президент еллык юлламасында милли һәм дини мәсьәләләргә генә басым ясамады. Белоруссия президенты Лукашенко, коронавирус башлангач, халыкны карантинга җибәрмәде. «Эшләмәсәк, нәрсә ашарбыз?» — диде ул. Шуның кебек безнең дә эшебез булмаса, ашыбыз да булмаячак. Икмәк булса гына җыры да була. Шуңа өстәп, теле дә, мәдәнияте дә дип әйтик. Акча табу өчен дә планнар зурдан. Шәхсән мине президентның нефть сатып кына акча эшләргә түгел, кара алтынны эшкәртеп күп төрле продукция алырга исәп тотуы шатландырды. Россия бу эшне башкара алмады инде, чимал сатучы ил булып кала бирде. Ә Татарстан бу өлкәдә дә пионер булырга исәпли. Пионерларның: «Икеле алмаска, артта калмаска», — дигән шигаре мәктәпкә генә кагылмый шул.