Уфа тарихчысы Салават Хәмидуллин төньяк-көнбатыш сөйләшен чын башкорт теле дип атады

Тарих фәннәре кандидаты Башкортстанның көнбатышындагы сөйләмне - татар теленең урта диалектын башкорт теленең борынгырак халәте дип саный.

(Казан, 22 май, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Уфа тарихчысы, тарих фәннәре кандидаты Салават Хәмидуллин көньяк-көнчыгыш башкортларының сөйләшен әдәби тел нигезе итеп сайлануын тарихи ялгышлык дигән фикерен җиткерде. Аның чыгышыннан аңлашылганча, башкорт теленең «төньяк-көнбатыш» диалекты дип аталган сөйләм — чын башкорт теле.

«Инкыйлабка кадәр башкортлар һәм башка төрки халыклар төрки телдә язган. XX гасыр башында төрки тел милли телләргә аерыла башлады. Татарстанда әдәби тел нигезенә төрки телне салганнар. Әхмәтзакир Вәлиди башкорт теле нигезенә дә төрки телне алырга тәкъдим иткән», — диде Салават Хәмидуллин.

Тарихчы сүзләренчә, яңа әдәби тел нигезенә көньяк-көнчыгыш башкортларының сөйләшен алу фикеренә килгәннәр. «Ул вакытта лингвистик фәндә, хәзер ачыкланганча, чын тел турында бик үк дөрес аңлау булмаган. Чын башкорт теле нәкъ менә шундый булырга тиеш дигән фикер туган. Күптән түгел Хисаметдинов (а) белән Мәскәү лингвисты Олег Мудракның хезмәте чыкты. Анда әлеге күзаллауның бик үк дөрес булмаганы турында акка кара белән язылган», — диде Салават Хәмидуллин.

Тарихчы трибунадан аңлатканча, заманча әдәби башкорт теле нигезенә салынган көньяк-көнчыгыш сөйләшенә хас фонетик үзенчәлекләр XV–XVI гасырларда гына формалашкан һәм XVII гасырда ныгыган новацияләр икән. Янәсе, Башкортстанның төньяк-көнбатышында яшәүче башкортларының теле борынгырак заманнан сакланып калган.

«Башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалекты — ул башкорт теленең борынгырак халәте. XI гасырның күренекле төрки фәлсәфәчесе Мәхмүд Кашгари башкорт телен огуз, кимәк һәм кыпчак телләренә якын дип язган. Огуз теле төрек теле нигезенә салынган, ә кыпчак теле совет чорыннан соңгы тирәлектәге барлык милли телләр нигезенә салынган», — диде Салават Хәмидуллин.

21 майда Башкортстанның Чакмагыш авылында Башкортстан парламентының берничә депутаты, тарихчылар, башкорт теле укытучылары, авыл советлары вәкилләре катнашында Дуван ыруы җыены узды. Салават Хәмидуллинның фикерләре әлеге чарада яңгырады.

Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры урынбасары, лингвист Олег Хисамов аңлатканча, башкорт теленең «төньяк-көнбатыш диалекты» — ул асылда татар теленең урта диалекты, татар әдәби теленә нигез итеп алынган сөйләм.