news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Диләрә Тумашева - «Төрки телләр белеме үсеше тарихында тирән эз калдыручы»

Диләрә Тумашеваның хезмәтләре илебез тюркология фәнендә чагыштырма-тарихи тикшеренүләрнең чыганакчыл җирлеген баетты; ул үзенең фәнни мәктәбен булдырды, татар тел гыйлеме һәм төрки телләр белеме үсеше тарихында тирән эз калдырды.

Диләрә Тумашева - «Төрки телләр белеме үсеше тарихында тирән эз калдыручы»
http://100tatarstan.ru/

Күренекле тел галиме, филология фәннәре докторы, профессор Диләрә Тумашева 1926 елның 19 июлендә Төмән шәһәрендә һөнәр училищесы директоры Гариф Җаббаров гаиләсендә туа. Ата-бабалары чыгышлары белән Татарстанның Арча төбәгеннән була. Пермь якларыннан чыккан әнисе Әминә Галләмова исә зыялы мөгаллимә буларак мәгълүм. Диләрә 12 яшендә чакта ул авырудан дөнья куя.

Авырлыклар кызны кечкенәдән үк чыныктыра. Ул Төмәндәге 21 нче урта мәктәпне алтын медаль белән тәмамлый, шул ук вакытта музыка мәктәбен дә бетерә. Аннан соң, мәрхүм әнисенең теләген истә тотып, Мәскәүдәге Гнессиннар исемендәге дәүләт музыка училищесына фортепьяно классы буенча укырга керә. Әмма тормыш кыенлыклары аны Төмәнгә кайтара.

Бер елдан Диләрә янә башкалага юнәлә һәм, керү имтиханнарын уңышлы тапшырып, Мәскәү университетының Көнчыгыш бүлегенә кабул ителә. 1949 елда аны кызыл диплом белән тәмамлагач, шунда ук аспирантура уза. Университетта аның укытучы-остазлары күренекле тюрколог галимнәр Николай Дмитриев, Эрванд Севортян, фарсы теле белгече Борис Миллер, гарәп теле белгече Бенцион Гранде, төрки телләр тарихы белгечләре Әмир Нәҗип, Владимир Насилов һәм башкалар була.

Н.К. Дмитриевның фәнни җитәкчелегендә язылган кандидатлык һәм мөстәкыйль башкарылган докторлык диссертацияләре Себер татарларының телен тикшерүгә багышлана. Берничә дистә еллар дәвамында галимә йөзләрчә авылларда экспедицияләрдә була, Көнбатыш Себердәге татар диалектларын тикшереп, татар диалектология фәненең зур бер катламын өйрәнә.

Аның «Көнбатыш Себер татарлары теле. Грамматик очерк һәм сүзлек», «Себер татарлары диалектлары. Чагыштырма тикшеренү тәҗрибәсе», «Себер татарлары диалектлары сүзлеге» монографияләре тикшеренүләренең нәтиҗәсе булып тора.

1952 елдан башлап аның укыту һәм фәнни эшчәнлеге Казан университеты белән бәйле. Ул анда педагогка тиешле барлык баскычларны үтеп, ассистент, өлкән укытучы, татар теле кафедрасы, Шәрыкъ телләре кафедрасы мөдире, профессор, тарих-филология факультеты деканы булып эшләү дәверендә әлеге уку йортында гуманитар белемне үстерүгә зур өлеш кертә. Татар теле грамматикасы һәм морфологиясе теориясе, диалекталь лексикология, этнотопонимика буенча капиталь хезмәтләр яза.

Диләрә Тумашева — мәктәпләр һәм югары уку йортлары өчен татар теле буенча дәреслекләр һәм уку ярдәмлекләре авторы да. Аның күп кенә шәкертләре — фән кандидатлары, фән докторлары — хәзерге вакытта илебезнең төрле тарафларында остазлары эшен уңышлы дәвам итәләр.

Ул — Татарстан Фәннәр академиясенең беренче хатын-кыз академигы, 1992 елда академиянең хокукый әгъзасы булып тәгаенләнә.

Диләрә Тумашеваның фәнни эшчәнлеге һәм казанышлары югары бәяләнә. «Татар грамматикасы»н төзүгә керткән өлеше өчен аңа 1994 елда Татарстан Республикасының фән һәм техника өлкәсендәге бүләге, 1977 елда — ТАССРның, 1997 елда Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе исемнәре бирелә; Ленин ордены һәм күп кенә медальләр белән бүләкләнә.

Галимә төрле җәмәгать эшләрен дә актив башкара. Күп тапкырлар төрле дәрәҗәдәге советлар, шул исәптән Татарстан Югары Советы депутаты булып сайлана, Совет тюркологлар комитетында, Россия Федерациясе Президенты һәм Хөкүмәте каршындагы рус теле советында, Татарстан Республикасының «Телләр турындагы» законын гамәлгә ашыру комитетында, «Татарстан хатын-кызлары» җәмәгать оешмасында актив эшчәнлек алып бара. Ул француз, немец, төрек телләрендә иркен аралаша. Ире — атаклы режиссёр Равил Тумашев. Балалары Айдар һәм Ләйсән фән юлыннан китәләр.

Диләрә Тумашеваның хезмәтләре илебез тюркология фәнендә чагыштырма-тарихи тикшеренүләрнең чыганакчыл җирлеген баетты; ул үзенең фәнни мәктәбен булдырды, татар тел гыйлеме һәм төрки телләр белеме үсеше тарихында тирән эз калдырды.

Академик Диләрә Гариф кызы Тумашева 2006 елның 19 июнендә Казанда вафат була, җәсәде Яңа Татар бистәсе зиратында җирләнә.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100