Дәрдмәнд — «Иҗади мирасы бүген дә татарның киләчәге турындагы уйлануларга этәрә»

Фарсы телендә «дәрдмәнд» сүзе хәсрәтле, газапланучы мәгънәләренә ия.

Шагыйрь буларак «Дәрдмәнд» тәхәллүсе белән мәгълүм Мөхәммәтзакир Рәмиев 1859 елның 23 ноябрендә Оренбург губернасының Эстәрлетамак өязе Җиргән авылында сәүдәгәр Мөхәммәдсадыйк агай гаиләсендә туа. Ул — бөек татар шагыйре, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, алтын приисклары хуҗасы, 1 нче гильдия сәүдәгәре, иганәче һәм нашир.

1862 елда Рәмиевләр гаиләсе Орск өязенең Юлык авылына күчеп килә, анда әтисе алтын приискы ача. Закир Юлык, Орск һәм Муллакай мәдрәсәләрендә укый, фарсы һәм гарәп телләрен өйрәнә.  Укымышлылыгы белән танылган әнисе Хәнифә тәэсирендә яшьтән үк рус теле һәм әдәбияты, үсмерлек елларында Шәрекъ һәм Европа әдәбияты, Пушкин һәм Толстой иҗаты белән кызыксына башлый.

1880-1881 елларда ул Истанбулда яши, анда төрек, гарәп, фарсы телләрен һәм әдәбиятларын өйрәнүен дәвам итә, нәшрият эше белән таныша. Абыйсы Мөхәммәдшакир белән берлектә әтиләреннән мирас булып калган 20 прииск хуҗасы була, ул приисклар дәүләткә 5 тоннадан артык алтын тапшыра.

1906 елда абыйлы-энеле Рәмиевләр Оренбургта «Вакыт» газетасын, 1908 елдан Риза Фәхретдин мөхәррирлегендә «Шура» журналын чыгара башлыйлар, 1909 елда «Вакыт» басмаханәсен ачалар. 1906 елда Закир Рәмиев Оренбург губернасыннан 1 нче Россия Дәүләт Думасы депутаты итеп сайлана, мөселманнар фракциясендә актив эшли. Ул шулай ук Оренбург шәһәр идарәсе, кадетлар партиясенең Оренбург бюросы әгъзасы була, «Иттифак әл-мөслимин» партиясен төзүдә катнаша.

Закир Рәмиев гомере буе хәйриячелек белән шөгыльләнә —  Мөселман хәйрия җәмгыятендә, мөселман шәкертләренә гомуми ярдәм күрсәтү җәмгыятендә, хәерчеләргә ярдәм итү һәм ятимнәрне тәрбияләү комитетында әгъза булып тора; абыйсы Шакир белән берлектә үз хисапларына чит илләрдә шәкертләр укыта, китапханәләр, мәчетләр, мәдрәсәләр төзетә, татар әдипләренең китапларын нәшер иттерә.

Фарсы телендә «дәрдмәнд» сүзе хәсрәтле, газапланучы мәгънәләренә ия. Ул үз заманының иң танылган шагыйрьләренең берсе була. Әсәрләре  «Тәрҗеман» газетасында 1902 елда басыла башлый, соңрак аның шигырьләре «Казан мөхбире», «Вакыт» газеталарында, «Шура» журналында дөнья күрә.        

Үз Ватанының һәм үз халкының ихлас пәрвары буларак, 1917 елгы Октябрь инкыйлабыннан соң Закир Рәмиев чит илгә китми, Советлар Россиясендә кала, үзенең алтын приискларын, басмаханәсен һәм башка күчемсез милекләрен ирекле рәвештә яңа Совет дәүләтенә тапшыра. 1919 елның гыйнварында шагыйрь татар теле шрифты һәм орфографиясе мәсьәләләре буенча Казанда уздырылган 1нче Бөтентатар корылтаенда катнаша.

Дәрдмәнднең фәлсәфи шигъриятенең әһәмияте һәм аның татар халкының мәдәни үсешенә керткән өлеше язучыларыбыз Ренат Харис, Лирон Хәмидуллин, Фәүзия Бәйрәмова хезмәтләрендә ачык чагыла. Аның шигырьләре Николай Беляев, Равил Бохараев, Марк Зарецкий, Венера Думаева тәрҗемәләрендә рус телендә дә дөнья күрде. Соңгы елларда Дәрдмәнд әсәрләре актив рәвештә нәшер ителә, аңа багышланган китаплар һәм фотоальбомнар чыгарыла.

Дәрдмәндның үзенчәлекле әдәби стиле күп кенә шигърият сөючеләрнең игътибарын җәлеп итә. Ул күп кенә замандашларыннан үзенең югары фәлсәфи-образлы фикерләү дәрәҗәсе белән аерылып тора.

Шагыйрь 1921 елның 9 октябрендә Орск шәһәрендә тиф авыруыннан вафат була. Аның иҗади мирасы бүген дә татар халкының үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге турындагы уйлануларга этәрә.

Шаулый диңгез…

Җил өрәдер…

Җилкәнен киргән кораб!

Төн вә көндез

Ул йөрәдер:

Юл бара ят ил карап…

Чыкты җилләр,

Купты дулкын -

Ил корабын җил сөрә!..

Кайсы юллар,

Нинди упкын

Тарта безне җан сорап?!