Акмулла — Галимҗан Ибраһимов аны «уяну хәбәрчесе» дип атый

Акмулланың иҗат юнәлешен Көнчыгыш һәм Көнбатыш фәлсәфи фикере синтезы, Шәрык шигъриятенең традицион жанрлары белән фольклор берлеге нигезендә корылган мәгърифәтчелек билгели.

Шагыйрь, акын Мифтахетдин Акмулла 1831 елның 12 декабрендә Оренбург губернасы Бәләбәй өязе (хәзерге Башкортстан Республикасы, Миякә районы) Туксанбай авылында имам гаиләсендә туа. Башлангыч белемне Ябалактамак авылында ала, аннары Эстәрлебаш мәдрәсәсендә илаһият галиме һәм суфи шагыйрь Шәмсетдин Зәкидә, Троицк мәдрәсәсендә Зәйнулла ишанда укый, соңрак шул төбәкләрдә мөгаллимлек итә. Башкорт сахрасын, казакъ далаларын гизгәндә «Акмулла», ягъни «Тугры сүзле» тәхәллүсе ала һәм кыю фикерләре белән таныла.

1867 — 1871 елларда, фаразлар буенча Зәйнулла ишан белән элемтәдә гаепләнеп, Троицк төрмәсендә тотыла, шул чорда атаклы «Төрмә шигырьләре»н иҗат итә. Әлеге әсәрләрендә мәгърифәт, гаделлек өчен көрәшүче шагыйрь образы ачык чагыла. Иске карашлы дин әһелләрен кискен тәнкыйтьләп, Акмулла аларга каршы ислам дөньясындагы бөек галимнәрне, Мөхәммәд пәйгамбәрне һәм замандашларыннан Шиһабетдин Мәрҗани, Риза Фәхретдин образларын үрнәк итеп куя. Галимҗан Ибраһимов аны «уяну хәбәрчесе» дип атый.

Шагыйрьнең иҗат хәзинәсе тугандаш өч халыкның, ягъни татар, башкорт һәм казакъ халыкларының уртак мирасы булып санала. Чөнки моның ныклы дәлиле бар. Ул үзенең әсәрләрен нигездә шул чорның язма татар әдәби телендә яза, шигырьләрендә башкорт һәм казакъ теле элементларын да киң файдалана.

Шагыйрь үзе исән вакытта аның бер генә әсәре, 1892 елда Казанда Шиһабетдин Мәрҗанигә багышланган мәрсиясе нәшер ителә. Аннары, вафатыннан соң, 1904, 1907 елларда ике шигырьләр җыентыгы басыла. Аерым әсәрләре Риза Фәхретдиннең «Асәр»ендә, «Шура» журналы сәхифәләрендә урнаштырыла.

Хәзерге вакытка кадәр Акмулланың оригиналда һәм башкорт, казакъ, рус телләрендә тәрҗемәдә ун басмасы дөнья күрде, шул исәптән 1981 елда Казанда Миркасыйм Госманов тарафыннан әзерләнгән сайланма әсәрләре һәм 1983 елда тормыш юлы һәм иҗатына багышланган махсус юбилей җыентыгы басылып чыкты. Әсәрләреннән аерым үрнәкләр шигърият антологияләрендә урын алды, әдипнең тормышы һәм иҗаты хакында монографияләр нәшер ителде, диссертацияләр якланды. Тууына 150, 175 ел тулу уңае белән Мәскәү, Казан, Уфа, Алма-Ата шәһәрләрендә фәнни конференцияләр уздырылды.

1989 елда әдипнең кече ватанында аның исемендәге бүләк булдырылды, ул казанышлары өчен күренекле мәдәният һәм фән эшлеклеләренә бирелә. Башкортстанның Миякә районы Туксанбай авылында әдәби музее эшли, 2006 елдан Уфадагы Башкорт дәүләт педагогия университеты аның исемен йөртә.

Акмулланың иҗат юнәлешен Көнчыгыш һәм Көнбатыш фәлсәфи фикере синтезы, Шәрык шигъриятенең традицион жанрлары белән фольклор берлеге нигезендә корылган мәгърифәтчелек билгели. Сюжетлары һәм темалары гади халык тормышыннан булганлыктан, үз вакытында аның әсәрләре киң таралыш алган.

Мифтахетдин Акмулланың тормышы һәм иҗат эшчәнлеге татар, башкорт һәм казакъ галимнәре тарафыннан шактый өйрәнелсә дә, бу юнәлештә башкарыласы эшләр әле байтак. Мәсәлән, шагыйрьнең 1867–1871 елларда Троицк шәһәре төрмәсендә ябылуда булуы бөтенләй өйрәнелмәгән. Аның Казанда булу-булмавы турындагы бәхәс тә хәзергәчә ачыкланып бетмәгән.

Хәер, соңгы елларда әдәбият галиме Рәмил Исламов тарафыннан аның библиографиясе төзелеп, Алма-Ата шәһәрендә нәшер ителде. Шулай ук әдипнең ул әзерләгән яңа шигырьләр җыентыгы да басылуын көтә. Анда урын алган, моңа кадәр беркайда да тулысынча укучыларга тәкъдим ителмәгән Дусмаил Качкынбаев истәлекләренең, Хәсән Гали тикшеренүләренең тулы текстлары шагыйрь турында белгәннәребезне тагын да киңәйтер иде.

Шагыйрь Акмулла 1895 елда фаҗигале рәвештә һәлак була. Җәсәде Мияс зиратында җирләнә.