news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Киләсе елгы «бюджет бәлешендә» күпме ит һәм бәрәңге булыр?

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2021 елга һәм шулай ук 2022 һәм 2023 елларга республика бюджеты турындагы законны имзалады.

Киләсе елгы «бюджет бәлешендә» күпме ит булыр, ул күбрәк бәрәңгедән генә тормасмы икән?

«Әгәр син сәясәт белән шөгыльләнмәсәң, сәясәт үзе синең белән идарә итә башлый». Беренче каналның җитәкчесе Константин Эрнест сүзләре бу. Сәясәттән шактый ерак торырга тырышкан кешеләр өчен бу сүзләр, бәлки, чит-ят булып ишетелер. «Һәр кеше дә сәясәт белән шөгыльләнә башласа, атка печән кем сала?» — дип әйтүчеләр дә табылыр. Ләкин атка печән салучы да, иртәгә үзем нәрсә ашармын да, малкаемны ничек туендырырмын икән, дигән тормыш куйган сорауга җавап эзли. Монысы инде, сәясәт кенә түгел, финанс белән дә кызыксыну була. Димәк, кеше дигәнең сәясәт белән дә, финанс белән дә телиме, теләмиме, барыбер күпмедер күләмдә кызыксынырга, иртәгәсе көн турында уйланырга тиеш була. Безнең илдә генә сәясәт белән шөгыльләнүне пычрак эш дигән булып, халыкны аннан биздерергә тырышалар, кызыксынмаска өндиләр. Халык — сарык булса, бу көтү белән идарә итүе җиңел бит.

Хөкүмәтебез ел саен ноябрь–декабрь айларында алдагы ел өчен бюджет кабул итә. Быел да кабул ителде ул һәм Президентыбыз аны инде имзалады да. Киләсе елда без ничек яшәячәкбез дигән сорауга җавап бирә торган бу финанс документын да, ни кызганыч, халкыбызның шактый өлеше белми дә, белергә теләми дә. Гади халыкны әнә шул сәясәт белән кызыксындырмаска тырышуларының «уңай» нәтиҗәсе түгелме соң инде бу күренеш?

Бюджетны бәлеш белән чагыштыру, шуңа тиңләү, ялгышмасам, өч дистә елга якын Татарстан Дәүләт Советы депутаты булган, күренекле язучыбыз Разил Вәлиевтән башланды.

Ул ел саен әдәбият-сәнгать, фән-мәгариф тармаклары, матбугат өчен бюджетка салынган акчадан канәгать булмыйча, алар өчен дәүләттән, җитәкчеләрдән акча даулый иде. Шул чакларда ул бюджетны, ярым шаяртып, бәлеш белән чагыштырды. «Бәлеш пешереп ашауның да тәртибе бар. Башта бәлеш ясау өчен базарлар һәм кибетләр буйлап төрле азык-төлек җыясың, аннары аларны эшкәртеп бәлешне ясыйсың, аннан соң аны пешерәсең. Табынга куйгач, бәлешне бүләсе бар. Иң татлы, иң тәмле кисәкләр кемгә эләгә — бу инде бәлеш хуҗалары кулында. Татарстан хезмәт ияләре һәм армас-талмас җитәкчеләребез өстәлендә олы „бәлеш“ пәйда булды. Бу „бәлеш“ инде „бәлеш“ хуҗалары тарафыннан бүленеп тә куелган. Инде безгә, депутатларга, шушы „бәлеш“ бүленешенә ризалык бирәсе генә калды. Әмма бу бик катлаулы эш. „Бәлеш“ кисәкләре һәркемгә дөрес бүленгәнме? Кемнәрдәдер үпкә-сапка калмыймы? Бу урында мин уйланырга, „бәлешнең“ бүленгән һәр кисәгенең гадел булуына ирешергә омтылырга киңәш итәм»

Бюджет кабул итү ел саен зур бәхәсләр, тартышулар, берничә тапкыр җыелышып фикер алышулар белән бара. Ул бер утыруда экспромт белән языла торган илаһи документ түгел, хөкүмәт аны ел буе әзерли. Бюджетның ничә миллиард сум тәшкил итүенә карамастан, әле бер елны да хөкүмәт һәм депутатлар тарафыннан «быел акча мул, барыбызга да җитә, барыбыз да канәгать» дигән сүзләрен ишетелгәне юк. Акча беркайчан да: ярлы чакта да, баерак чакта да җитми һәм җитмәячәк инде ул. Туксанынчы елларда финанс министры булып эшләгән Дмитрий Нагуманов үзе белән «Исәнмесез» дип исәнләшүгә, «Акча юк» дип җавап бирә торган булган. Бюджетның төп хикмәте — булган, җыелган акчаны гадел итеп, илгә, халыкка файдалы итеп бүлә һәм тота белүдә.

Быелгы бюджетны әзерләү һәм кабул итү гаять киеренке шартларда узды. Сәбәбе һәркемгә билгеле инде. Беренчедән — пандемия тормышыбызга шактый үзгәрешләр кертте. Икътисадның күпчелек секторында тискәре күрсәткечләр билгеләнде. Бу аеруча ваклап сату, туристлык тармагы һәм хезмәт күрсәтү өлкәләренә кагылды. Әлеге афәтнең ил, Татарстан икътисадына, димәк, тормыш дәрәҗәсенә шактый каты сугуын җитәкчелек тә яшерми, халык та сизә. Икенчедән — нефтьне сатып алу бәяләренең бик нык төшүе. Соңгысы бигрәк тә Татарстан бюджетына китереп сукты. Чөнки республика бюджеты нефтькә бик бәйле. «Татнефть» быел узган ел белән чагыштырганда табыш алуны өч тапкырга киметкән. Шуңа да киләсе елгы республика бюджеты гомер күрелмәгән дефицит — 7 млрд сум күләмендә кабул ителде. Бу җитмәүчәнлекне нәрсә хисабына һәм ничек тутырырга туры килер икән соң? Каян акча алырбыз. Җитәкчеләребез республика бюджетындагы резервларны файдаланырга, ягъни маяга кул сузарга туры киләчәк, диләр.

«Бюджет киеренке, ләкин мин аны ил икътисадыннан чыгып караганда, реаль дип саныйм», — ди Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин. Никадәр авыр булса да, бюджет үзенең социаль юнәлешен сакларга тырышкан. Акчаның иң зур өлеше социаль-мәдәни тармакка тотылырга тиеш. Икътисади кыенлыклар булуга карамастан, бюджет өстенлекләре үзгәрешсез калачак. Болар — тормыш сыйфатын яхшырту, федераль һәм төбәк программаларын гамәлгә ашыруны дәвам иттерү, салым базасын киңәйтү, хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру. Киләсе ел бюджетында социаль юнәлеш буенча чыгымнар 77 процентны тәшкил итәчәк. Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин искәрткәнчә, икътисадның кискен түбәнәюен булдырмау максатында федераль үзәк ярдәме белән оператив чаралар күрелә. Аларга салым ташламалары, пособиеләрнең күләмен арттыру, кредитларны реструктурлаштыру керә.

Сүз дә юк Мәскәү безгә булышырга тиеш. Татарстан башка төбәкләр белән чагыштырганда Россиягә иң күп салымнар җибәрүче республика бит. Тик Мәскәү кысу сәясәтен дәвам итә. 2021 елда федераль үзәктән биреләчәк акча 46,9 млрд сум, 2022 елда — 42,8 млрд сум, ә 2023 елда 37,3 млрд сумга калачак. Барлык юллар да Римга илтсә, барлык акчалар да Мәскәүгә китә, тик аннан безгә тиеннәр генә кире кайта. Дөрес, Мәскәү бюджетында да кытлык бар һәм ул безнеке кебек 7 млрд сум гына түгел, 500 млрд сум. Тик аларның еллык бюджетлары да триллион сумнар белән исәпләнә бит. Кытлык вакытында берничә метро станциясен төземичә генә торсалар да, алар күпме акчаны янга калдырачаклар. Казан 2005 елдан бүгенге көнгә кадәр нибары 11 станция төзесә, Мәскәү бер елда гына да 17 станция төзи. Үзебезнең егетебез, бүген инде Россия хөкүмәте рәисенең урынбасары Марат Хөснуллин 2023 елга кадәр Мәскәүдә 55 станция төзеләчәк дип вәгъдә итә. Ә Казанда көч-хәл белән ике-өч елга бер станция ача алсак, шуңа да сөенеп туя алмыйбыз. 2023 елда Мәскәүдә метро 90 процент халыкның ишек алдында гына диярлек булачак икән. Ә безнең метро бер әйләнеш ясарлык түгәрәк ясаса да, шатлыгыбыз эчебезгә сыймас иде. Халык акчасын дөрес бүлү шушылай буламы? Кемнеңдер энҗесе вак, ә кемнеңдер өйрәсе сыек шушы буладыр инде. Әле Мәскәүдәге хезмәт хаклары, пенсияләрнең күләме шактый югары булуын, халыкка түбән бәядән азык-төлек алырга мөмкинлек бирүче талоннарның бирелүен дә кушсаң… Мәскәүдә яшисе килеп китә.

Киләсе елга шулкадәр зур акча кытлыгы белән кергәч, безнең тормышыбыз ничек булыр соң? Бәлеш ашый алырбызмы? Әллә ул бәлештә ит бик аз булып, күбрәк бәрәңге генә булырмы? Әлбәттә, барысы да Ходай кулында. Бер дә уйламаган җирдән коронавирус дигән авыру килеп чыгып бар дөньяның астын-өскә китерде ләбаса. Шулай булгач, тырышып эшләсәк булыр әле, дип кенә дә өметләнеп булмый бит әле. Әллә хәзер дә күпләр тырышмыйлармы? Тырышалар, тик очны-очка ялгап, көчкә җан асрыйлар. Димәк, булганны дөрес итеп бүләргә дә кирәк! Артык зур байлыкка ирешүчеләргә дә халык белән бүлешер вакытлар җитте. Россия Президенты ниһаять, бу эшне башлады да инде. Киләсе елдан елына биш миллионнан артык акча алучылар, гадәттәгечә 13 процент кына түгел, 15 процент күләмендә салым түләячәкләр. Банклардагы акчаларның процентларыннан да салым алачаклар. Болар да иш янына куш булыр. Әмма дәүләтебез хәерче дип тә авыз тутырып әйтергә тел әйләнми бит. Россия мигрантлар кабул итү буенча дөньяда икенче урында икән. Хәерче булсак алар безгә шулай агылыр иделәрме икән?

Россия халкы да, шул исәптән татарлар да, авырлыкларны күп күргәнбез. Шуңа борынгылар әйтмешли, сугышлар гына булмасын да, ачлык-ялангачлык кына булмасын. Тик хәзер боларга өстәп, Ходай яман чирләрдән сакласын, килгән чирләр узгынчы гына булсын дип тә әйтергә онытмыйк. Ил генә түгел, дөнья белән килгәнгә ничек тә түзәрбез.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100