Без сугышта юлбарыстан көчлебез, без тынычта аттан артык эшлибез

Түзсәк түзәбез, ташламага барсак, барабыз, күп нәрсәдән мәхрүм калсак, калабыз, әмма Тукай әйткән «тарихи бергәлек»нең тамырына балта чапмыйбыз. Каныбыз да андый түгел, холкыбыз да.

Россиядә ял итәр өчен сәбәпләр чыгып кына тора. Ил тоташ бәйрәм һәм ял көннәреннән генә торадыр кебек тоела. Ял итәргә сәбәп кенә булсын. Шуңа да: «Кичәгедән соң баш авыртып тора әле», — дип сөйләнүгә хәзер беркем дә гаҗәпләнми. Быел без 365 көннең 120 көнен ял итеп үткәрәбез икән. Әле шуңа еллык отпускны да өстик. Шул гына җитмәгән, хәзер дүрт көнлек эш атнасына күчү турында сүз куерта башладылар. Кирәкме икән инде ул безгә? Татарстан халкының күпчелеге моңа каршы тавыш биргән. СССР вакытында бәйрәмнәр бик санаулы, һәркайда эшче көчләр кирәк иде. Ә хәзер бәйрәмнәрнең дә иге-чиге юк, бөтен җирдә эшсезлек тә.

Социализм чорында без ноябрь аенда, әбиләребез әйтмешли, «үктәбр» бәйрәмен үткәрә идек. Хәзер ял итсәк тә, аның нинди бәйрәм хакына ял итүебезне белеп тә бетермибез. Ялмы — ял һәм вәссәләм! Исебезгә төшереп үтик, инде без бу атнада ике бәйрәмне билгеләп үтәбез: 4 ноябрь — Халыклар бердәмлеге көне, 6 ноябрь — Татарстан Конституциясе көне.

Татар халкы өчен Халыклар бердәмлеге көне гайре табигый көн яки бәйрәм түгел. Әмма Россияне дәүләт буларак формалаштыруда гаять зур өлеш кертүчеләр буларак без, татарстанлылар, бу көнне күкрәк киереп билгеләп үтә алабыз. Үткән тарихыбызны яхшы белгән Тукаебыз тикмәгә генә шул заманда ук:

Рус җирендә без әсәрле, эзле без

Тарихында бер дә тапсыз көзге без, — дип язмаган бит инде.

Бу көн һәм аның бәйрәмгә әверелүендә зур роль уйнаган татар халкы турында РФ Президенты Владимир Путин да менә нәрсә ди: «Чит ил яулап алучылары (ул чагында — поляклар) Мәскәүне басып ала, һәм рәсми идарәчеләр, йомшак кына әйткәндә, тулысынча каушап кала. Ватанны сакларга-якларга кем күтәрелә соң? Гап-гади кешеләр. Каян килеп чыга соң алар? Аларны бергә туплаучы җитәкчеләрнең берсе — гражданин Минин, аның һәйкәле Кызыл мәйданда тора. Хәтерлисезме Минин белән кенәз Пожарский һәйкәлен? Кем соң ул Минин? Гап-гади бер гражданин, чыгышы белән — татар. Ул бөтен малын ватанны сакларга бирә, кешеләрне көрәшкә күтәрә, кенәз Пожарский белән Мәскәүне коткарырга яуга чыга. Һәм алар Мәскәүне дошманнардан азат итә!» Сүз уңаеннан, Дмитрий Пожарский — үзе дә болгар-татар нәселле кенәз. Ул — Кубрат ханның турыдан-туры торыны. Россия — Алтын Урданың варисы. Россияне рус халкы белән бергә татарлар да төзегән, шуңа ул безнең дә ватаныбыз. Безнең Россиядә үз өлешебез зур. 

Әйе, ул вакытта да Россияне татарлар яклап калган. Хәзер дә шулай. Путин Минин турында гына түгел, шундый ук сүзләрен Шәймиев адресына да җиткерде: «Шәймиев — яңа цивилизацияле Россиягә нигез салучыларның берсе». «Шәймиев булмаса, 90 нчы елларда Россия таркала иде», — дигән сүзләрне сәясәтчеләр авызыннан күп ишеттек бит.

Халкыбыз да бу илнең бердәмлеген ныгытуга, аны саклауга үзеннән зур өлеш кертте. Бөек Ватан сугышын гына алыйк. Советлар Союзы Герое исеменә лаек булучылар арасында без, татарлар, руслардан, украиннардан, белоруслардан кала өченче урында — 161 кеше. Шушы урында кабат Тукаебызның шигъри юлларын китермичә мөмкин түгел:

Һич бетәрме тарихи бу бергәлек? –

Без туган бер җепкә бергә теркәлеп.

Без сугышта юлбарыстан көчлебез,

Без тынычта аттан артык эшлибез.

Шул халыкныңмы хокукка хаккы юк? –

Хаккыбыз уртак ватанда шактый ук!

Әйе, уртак ватаныбыз булган Россиядә татарларның хакы бик зур. Мининнар да, Пожарский кебек татарларыбыз да, Шәймиевләр дә бу дәүләтне саклап калуга, яклауга биниһая өлеш керткәннәр һәм кертәләр. Татарстан Россиягә иң күп салым түләүче төбәкләрнең берсе. Ә Россия бу акчага илен саклый, кораллана, дошманнарга каршы тора.

Татар халкы үзенең толерантлыгы белән дә аерылып тора. Күрәсең, бердәмлек безнең канга сеңгәндер инде ул. Түзсәк түзәбез, ташламага барсак, барабыз, күп нәрсәдән мәхрүм калсак, калабыз, әмма Тукай әйткән «тарихи бергәлек» нең тамырына балта чапмыйбыз. Каныбыз да андый түгел, холкыбыз да. Әнә, Франция Президенты Макрон ислам диненә тел-теш тидерә башлагач, Чечня башлыгы Рамзан Кадыров ничек чәчрәп чыкты, динебезгә каршы һөҗүмнәрне туктатырга чакырды. Ә бит ул юкса бер төбәк башлыгы гына. Аның халыкара күләмдәге сәяси вакыйгаларга катнашырга ни хакы бар кебек? Ул бит — хакимият кешесе, илнең гади гражданы гына түгел. Аңа кушылып Чечняның мөфтие дә, әле яңа гына җиңү яулап 10 млн долларга ия булган мәшһүр көрәшче Хәбиб тә Франция Президентына каты гына итеп үз фикерләрен белдерделәр. Төркия Президенты да әлеге илнең башлыгына бик кискен итеп әйтте. Тик ул бит үзе баш, үзе түш. Үз сүзе өчен үзе җавап бирә. Ә безнекеләр әйткән сүзләргә кем җавап бирер? Рамзан Кадыровка рөхсәт ителгән нәрсәләр башкаларга да ярый дигән сүз түгел шул. Әйе, мөселман диненә теш кайраганы өчен Макронга бик шәпләп, тозлап-борычлап әйтергә бик кирәк иде. Гади кеше, мөселман буларак мин аның бу гамәлләрен бик хуплыйм. Тик Россиянең болай да Франция, Европа белән мөнәсәбәтләр бик киеренке хәлдә һәм бу гамәлләр белән ул мөнәсәбәтләрне тагын да катлауландырырга мөмкин бит. Менә бу бүген без билгеләп үтүче Бердәмлек көненә бик үк туры килеп бетми шул инде. Андый рөхсәт бирелсә бар төбәк җитәкчеләренә дә бирелергә тиеш, юк икән, сабыр итәсең яки вазифаңнан китәсең дә, гап-гади кеше буларак үз фикереңне ачыктан-ачык белдерәсең. Президентның сүзчесе Песков Кадыровка шундыйрак фикерен җиткерде дә.

Россияне саклап калуга татарлар шулкадәр көч түксәләр дә, Тукай әйткән «хаккыбыз изге ватанда» шактый булса да, аларны аңлап бетермәү бар шул әле. Россиядә күп төбәкләр дотация бәрабәренә көн күрә. Ә Татарстан — донор төбәк, дотациядә утыручыларны ашата. Депутат Галиев шуңа да, 2021 елга бюджет проектын тикшергәндә, дотациядә утыручы төбәкләргә яхшырак, дигән фикер әйтте. Бу инде яхшы эшләүдән файда юк, барыбер башкаларны гына туендырып ятасың, ә сине салымнар белән буалар дигән сүз иде. Нефть саткан акчадан табыш керү кимү сәбәпле, Татарстанның киләсе елгы бюджет бәлеше бик кечерәергә, аның эченә салырга тәмле май булмаска да мөмкин. Димәк, итәк-җиңнәрне җыярга туры киләчәк.

Бердәмлек өчен татар халкы күп корбаннарга барды дидек. Монысы илне яклау турында иде. Милли мәсьәләдә дә чигенешләрне ясарга күп туры килде һәм килә. Россиянең төп теле, дәүләт теле булган — рус теле өчен дә татар телендә аралашучы-сөйләшүчеләрне шактый югалттык. Бар җирдә дә фәкать бер генә тел — рус теле генә кирәк булгач, үз ана телен аяк астына салып таптаучылар да табылды. Имеш, татар телен белеп мин кем була алам, кая барам? Ә рус милләтеннән булган шактый кешеләр, киресенчә, татар телен өйрәнәләр. Мәктәпләрдә татар телен шактый яхшы үзләштергән рус балаларын күреп күңел сөенә. Менә бу инде Бердәмлек! Менә бу инде «рус белән тормыш кичерү сайрашып, тел лөгать, гадәт вә әхлак аңлашып» яшәүгә бик матур үрнәк! Чын бердәмлек әнә шулай бер-береңне чын күңелдән хөрмәт итсәң генә барлыкка киләдер дә инде ул? Берең түш киереп йөреп, икенчең башын аска иеп, сабыр итәргә тырышып яшәсә, мондый дуслык, мондый бердәмлек озакка бара алмый.

«Тукаебыз әйтмешли, безнең хөр мәмләкәт — хөр Русиядә яшисебез килә. Россия дип аталган олы гаиләдә һәр халыкның, һәр өлкәнең, һәр республиканың рухи һәм матди ихтыяҗларын исәпкә алганда, аның җан авазын, теләк-ниятләрен ишеткәндә, аның таләпләре һәм тәкъдимнәре белән исәпләшкәндә генә, без үзебезне шундый дәүләттә яшибез дип әйтә алачакбыз», — ди озак еллар депутат булган күренекле язучыбыз Разил Вәлиев.