news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәнис Яруллин — «Үз күңелен ачып бирүдән тайчанмый»

Әдәбиятыбыз үсешенә керткән өлеше, иҗади казанышлары өчен Фәнис Яруллин 1978 елда – Татарстанның М.Җәлил исемендәге Республика бүләгенә, 1995 елда Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек була, Халыклар дуслыгы, «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» орденнары белән бүләкләнә.

Фәнис Яруллин — «Үз күңелен ачып бирүдән тайчанмый»

Күренекле татар шагыйре, прозаик, драматург, балалар язучысы Фәнис Яруллин 1938 елның 9 февралендә Баулы районы Кызылъяр авылында игенче гаиләсендә туа. Әтисе, Бөек Ватан сугышына кадәр колхоз рәисе булган Гатаулла агай 1942 елда яу кырында һәлак була. Әнисе Бибигафифә апа алты баланы ялгызы тәрбияләп аякка бастыра.

8 нче сыйныфны тәмамлаганнан соң Фәнис «Татнефть» берләшмәсенең Баулы элемтә конторасына элемтәче-монтёр булып эшли. 1957 елда шуннан Армия сафларына алына һәм һава укчы-радистлары мәктәбенә билгеләнә. 1958 елда, физик күнегүләр ясаган вакытта турниктан егылып, имгәнеп, гомерлеккә хәрәкәтләнүдән мәхрүм кала. Егет төшенкелеккә бирелми, ихтыяр көчен белемен арттыруга һәм әдәби иҗат эшенә җигә. Экстерн тәртибендә урта белем ала, 1970 елда читтән торып Казан университетының тарих-филология факультетын тәмамлый.

Фәнис Яруллинның беренче шигырьләре матбугатта 1960 еллар башында басыла. 1964 елда аның тәүге китабы — «Мин тормышка гашыйк» шигъри җыентыгы дөнья күрә. Шул ук елда яшь шагыйрьләрнең «Комсомольская правда» газетасы уздырган Бөтенсоюз конкурсында катнашып, ул икенче урынны яулый. Конкурс һәм җиңүчеләрнең шигырьләреннән тупланган «Розовый олень» җыентыгы аның исемен ил күләмендә таныта. 

Фәнис Яруллин шигъриятенең нигезендә лирика ята. Көчле рухлы шәхесләргә хас булганча, ул үз күңелен ачып бирүдән тайчанмый. Шуның белән укучы күңеленә юл саба һәм үзенең тугры укучыларын таба. Илһам офыклары киңәю һәм тормыш тәҗрибәсе арту шагыйрь Фәнис Яруллин иҗатының сәнгати эчтәлек һәм фәлсәфи тирәнлек хасиятен баета. Аның каләме тудырган кыска шигырьләр, сонетлар, поэмалар һәм балладалар — әдәби хәзинәбезнең асылташлары.

Фәнис Яруллинны прозаик буларак таныткан әсәрләре — «Җилкәннәр җилдә сынала», «Кыйгак-кыйгак каз кычкыра», «Кайту», «Яралы язмышлар» повестьлары, хикәяләр һәм балалар өчен язылган әкиятләр. «Җилкәннәр җилдә сынала» — автобиографик әсәр. Ул җитмешенче еллар башында языла. Әлеге әсәрдә язучы иҗатының төп үзенчәлекләре — рухи көчкә мәдхия, халыкчанлык, җитдилек белән юморның тормыштагыча үрелеп баруы, тирән кичерешләр, теленең сыгылмалылыгы — бар тулылыгы белән ачыла. 

​Драматургия өлкәсенә Фәнис Яруллин «Әнә килә автомобиль» пьесасы белән килеп керә. Әсәр Г.Камал театрында режиссёр Марсель Сәлимҗанов тарафыннан 1974 елда куела. Спектакль гаять зур уңыш казана, ул шул театрда мең тапкырдан артык уйнала. К.Тинчурин исемендәге театрда режиссёр Равил Тумашев пьесаны «Менә килә автомобиль» исеме белән кабат сәхнәгә күтәрә. Татарстанның һәм Башкортстанның профессиональ театрларында әдипнең унөч пьесасы сәхнәләштерелә. 

1994 елда Фәнис Яруллин әсәрләренең өч томлыгы, 2004 елда — биштомлыгы, 2007 — 2008 елларда — өч томлыгы дөнья күрә. Җәмгысе Татарстанда аның илледән артык китабы басылып чыга. Иң уңышлы әсәрләре төрле телләргә, шул исәптән чит телләргә тәрҗемә ителә. Композиторлар тарафыннан аның шигырьләренә язылган җырлар популярлык казана.

Әдәбиятыбыз үсешенә керткән өлеше, иҗади казанышлары өчен Фәнис Яруллин 1978 елда — Татарстанның М.Җәлил исемендәге Республика бүләгенә, 1995 елда Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек була, Халыклар дуслыгы, «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» орденнары белән бүләкләнә. Аңа «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре», «Татарстанның халык шагыйре», «Баулы районының Мактаулы гражданы» исемнәре бирелә.  

Фәнис Яруллин 2011 елның 9 декабрендә Казан шәһәрендә вафат була. Җәсәде Казанның Яңа бистә зиратында җирләнә. 2010 елда туган авылында шагыйрьнең музей-йорты ачыла. 2015 елда Баулыда Фәнис Яруллин һәм җәмәгате Нурсөя ханым хөрмәтенә һәйкәл куела, туган авылының бер урамына Фәнис Яруллин исеме бирелә. Республикабызның район үзәкләрендә дә аның исеме белән аталган урамнар бар.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100