news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Китәләр инде, китәләр...

Хәзер кешеләр дә кошларны хәтерләтә башладылар. Бигрәк тә, җылы урынга кереп оялаган түрәләребез, утырган урыннарыннан һич кенә дә кымшанырга җыенмыйлар.

Китәләр инде, китәләр...
pixabay.com

Мәгълүм бер җырыбызда «кайталар инде инде кыр казлары», — дигән сүзләр бар. Шушы көннәрдә генә үзем дә тезелешеп, әллә-нинди матур фигуралар ясап, «кыйгак-кыйгак» дия-дия җылы якларга очып китеп баручы кыр казларын күреп, бик озак алар артыннан карап калдым һәм моңсуланып уйга талдым. Ярый әле, мин әйтәм, борынгы традицияне бозмаучы, ата-бабаларының юлын дәвам итүче кыр казлары бар. Яз кайталар, көз китәләр. Ә бит соңгы елларда бу күркәм гадәт табигать дөньясында да бозыла башлады. Әллә инде кошлар ялкауланды, әллә без, кешеләр, бозылдык, әллә табигать–анабыз үзе үзгәрде — яз кайтып безне шатландыручы, көз китеп безне моңсуландыручы канатлы дусларыбыз арасында да кыш чыгарга дип җылы якларга китәргә бик үк ашкынып тормаучылары табыла башлады. Казаныбыз уртасындагы сулыкларда гына да күпме кыр үрдәкләре кыш чыга, боз өстендә шуышып йөри. Кошлар арасында да көз көне җылы якларга китеп мәшакатьләнмәүчеләре шактый, ди табигать дөньясын өйрәнүче галимнәр.

Икенче бер җырда «кошларда да кеше язмышлары», — дигән юллар бар. Хәзер кешеләр дә кошларны хәтерләтә башладылар. Бигрәк тә, җылы урынга кереп оялаган түрәләребез, утырган урыннарыннан һич кенә дә кымшанырга җыенмыйлар. Кайчакта уйлап та куясың, әллә боларның эш урыннарыннан турыдан-туры теге дөньяга китәселәре киләме икән дип? Инде китте дигәннәре дә бөтенләй үк китеп бетә алмый, йә киңәшче, йә тагын кемдер булып шунда эшләп кала. Киңәшчеләр артык күбәеп киткәнгә күрә дә, тормышыбыз артка тәгәри башламадымы икән? Эшсезлек коточкыч дәрәҗәдә артса да, аларның берсе дә үз урыннарыннан китәргә, яшьләргә юл бирергә җыенмыйлар. Хәтеремдә, яраткан язучыбыз М.Мәһдиев, 60 яше тулу белән, университетта укытуыннан китеп, язучылык эше белән генә шөгыльләнә башлаган иде. Югары уку йортыннан ул: «Яшьләргә юл бирергә кирәк!», — дип китеп барды, гәрчә студентларның иң яраткан укытучысы булса да. Ә бүген яшьләргә юл бирергә теләүчеләр бик күренми шул. Бигрәк тә җылы урыннарга кереп утыручылар, 70-80 яшькә җитсәләр дә, утырган урыннарыннан кузгалырга теләмиләр. Шуның аркасында күпме тавыш чыга, үпкәләүләр була, хәтта илләр таркала. Белоруссиядә барган вакыйгалар да моңа дәлил була ала. Ил президенты Лукашенко дилбегәне һич югы 5 ел элек үк башка бер өметле яшь кеше кулына тапшырган булса, бәлки бу хәлләр булмас та иде. Безнең Белоруссиядә ни эшебез бар соң, дисезме? Таякның авыр башы тагын Россиягә төшәчәк бит. Украина да бездән киткәч, яхшы күрше кирәк дип, Белоруссиягә без инде болай да күп ярдәм итәбез. Эшләр болай барса, андый ярдәмнең иге-чиге булмаска мөмкин. Һай, шул үзвакытында китә белмәү…

Президентыбыз яңадан өченче срокка илбашы итеп сайлангач, хөкүмәтебез отставкага киткәч, кыр казлары кебек алар да тезелешеп эш урыннарын бушатырлар дип өметләнгән идек. Президент хөкүмәтнең яңа составын раслап указларга кул куйды. Киттеләр, әмма күбрәк урыннарын гына алмаштырдылар. 16 ел буена Бөтендөнья Татар конгрессы башкарма комитетының рәисе вазифаларын башкарган Ринат Закировның түрәлектән китеп киңәшче булуын да татар җәмагатьчелеге төрлечә кабул итте. «Инде күптән вакыт иде», — диючеләр дә булды, «бүгенге болгавыр заманда татарлар белән эшләү тәҗрибәсе зур булган җитәкчене әле эшләтергә иде», — дигән фикерләр дә ишетелгәләде. Дәүләт Советы рәисе Ф.Мөхәммәтшин да, инде моннан 8 ел элек үк, Татар конгрессын мактап та, тәнкыйтьләп тә болай дигән иде: «Татарны татар итеп танытучы Татар конгрессы булды. Ләкин сабантуйлар гына оештыру, концертлар гына үткәрү бүгенге көндә аз дип саныйм. Гомумән, конгрессның эшендә ниндидер яңалык кертергә кирәк. Инициатива аларның үзләреннән чыгарга тиеш».

Конгрессның күбрәк күңел ачу чаралары оештыру белән мавыгуы анысы хак инде. Конгрессның элеккеге рәисе Индус Таһиров галим кеше буларак фәнни-идеологик, сәяси проблемаларга зуррак игътибар бирергә тырышкан иде. Мәктәпләр темасы да ул вакытта конгрессның даими игътибар үзәгендә булды. Әгәр теге яки бу төбәктә яшәүче татар балаларына һич югы татар теле дәресләре генә булса да укытылмый икән, сабантуй оештырып кына милләтне саклап калулары, М.Мәһдиев әсәрендәге бер герой әйтмешли, «едва ли». Омск өлкәсенең Тара шәһәрендә татарлар өчен күп җәбер-золымнар китергән Ермакка, Чабаксарда Иван Грозныйга һәйкәл ачылгач та конгресс дәшми калуны кулайрак күрде. Дөрес, монда бар җитешсезлекләрне дә конгресска гына аударып калдыру дөрес булмас. Ельцин чорында Россияне, аның җитәкчелеге алып барган сәясәтне сүгү гадәти күренеш иде. Ә хәзер тел-теш тидереп кара? Ләкин конгресс та үз фикерен белдермәгәч, тагын кем мондый проблемаларны күтәрергә тиеш? Ул бит дәүләт органы түгел. Парламент рәисе, киң җәмәгатьчелек конгресска җиткергән җитешсезлекләрне бетерү өстендә хәзер инде яңа җитәкчелек эшләр дип өметләник. Ринат Закиров урынына аның урынбасары Данис Шакиров билгеләнде.

Татарны якларга, сакларга тырышкан кешегә дә, оешмага да безнең илдә эш җитәрлек анысы. Искә алмаган өмет итмәгән җирдән калкып чыгып кына тора алар. Омскида яшәүче 66 яшьлек милләттәшебез Люция Тимофеевага, автобуста татарча сөйләшкәне өчен, бер ир кеше йодрыгы белән башына суккан. Бу ирнең кыланмышын автобустагы бер хатын да яклап чыккан. Имеш, этикет сакларга, русча сөйләшергә кирәклеген әйткән, Россиядә яшәвен искәрткән. Әле милләттәшебез үзе дә рус кешесенә кияүгә чыккан, балалары да, кияве дә руслар. Башында гематома булган хатын өенә кайткач, бу хакта балаларына сөйләгән. Алар мондый хәлне дәшми генә калдырырга ярамавын әйткәннәр һәм полициягә гариза яздырганнар. Хәзер тикшерү эшләре бара.

Үзгәртеп кору елларына кадәр мондый күренеш белән рус милләтеннән булмаган кешеләргә шактый еш очрашырга туры килә иде. Алай да йодрык күтәрүгә үк барып җиткәннәре бик сирәк булгандыр. Хәер, кем белә, ул вакытта хәбардарлык дигән нәрсә юк иде бит. Андый очраклар булса да, халыкка җиткерелмәгән булуы бик мөмкин. Ә транспортта, җәмәгать урыннарында татар телендә сөйләшкән өчен мыскыллы сүзләрне шактый еш ишетергә туры килә иде. Әгәр мондый хәлләргә үз вакытында тиешле чаралар күрелмәсә, элеккеге елларның кайтуын көт тә тор. Димәк, милләттәшебез Люция ханымны яклау, гаеплене җәзага тарттырырга ярдәм итүдә конгресс та, башка иҗтимагый һәм дәүләти оешмалар да, каләм ияләре дә үзләреннән өлеш кертергә тиештер. Үз телендә сөйләшкән өчен Люция ханымның башына бүген йодрык белән суксалар, иртәгә үзебезнең башыбызга күсәк белән ормаслар дип кем гарантия бирә ала?

Җитәкчелектән китәргә бик үк атлыгып тормасалар да, килергә ашкынып торалар анысы. Әнә, әле кайчан гына республикада татар теленең мәҗбүри укытылуына кискен каршы чыккан, ул җитәкләгән ата-аналар комитеты күп еллар дәвамында Татарстанда татар теле дәресләрен бетерү өчен тырышкан, 2013 елда чыккан мәкаләсендә үз гаиләсендә татар теленә мөнәсәбәт турында язып, баласына «татар теленнән «берле» алсаң да, бөтенләй ул дәресләргә йөрмәсәң дә бер сүзем юк» дип җавап биргән Ирина Волонецны Дәүләт Советы республикада бала хокуклары вәкиле вазифасына хуплады. Аның кандидатурасына каршы тавышны берничә депутат кына бирде. Әлеге депутатларның кискен сорауларына җавап биргәндә ул ниһаять, үзенең яртылаш татар булуын да әйтергә мәҗбүр булды. «Дүрт бала анасы буларак мин хәзер шуны аңладым: туган телне белә торып, тормышта күпкә күбрәккә ирешеп була. Мәктәптә татар теле булмаячак дигән сүзләр чыккач, кече улым бик нык күңелсезләнде. Ул үзе бишлегә укый, татарча сөйләшә, татар телен ярата. Мин аның ата-бабалар телен белүен теләр идем», — диде һәм президентның киләсе елны республикада туган телләр елы итү тәкъдимен хуплавын белдерде. Әллә тормыш үзгәрткән, әллә җитәкчелек кәнәфиендә утырасы килү теләге татар күңеленә бал да, май булып ятарлык сүзләр әйтергә этәргән, анысын бер Ходай үзе генә белә инде. Аңламадым, аңлатмалы сүзлекләрен дигән кебек, гади халык өчен монда аңламаган нәрсәләр шактый. Ник, ни өчен дигән сорауларга җавапны, мөгәен «ашаган белми, тураган белә» дип уйлаучы өстәгеләр үзләре генә чамалыйлардыр…

Әле көзнең бер аен гына тәмамладык. Димәк, көзләр дәвам итә. Кыр казлары да җылы якларга китеп бетәргә өлгермәгәннәрдер әле. Әллә алар арасында да монда кышларга калырга теләүчеләре бармы икән? Юк, җибәрәсе килә үзләрен. Бигрәк тә быел. Һава торышын алдан әйтергә азапланучылар, быелгы кышлар шактый салкын булачак дип вәгъдә итәләр бит.

Җитәкчелек урынына килүчеләр һәм кәнәфине бушатучылар да булмый калмас. Тормыш бит? Тик вакытында килеп, вакытында китә дә белергә кирәклеген генә онытмасыннар иде…

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100