news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Милли Шура рәисе итеп янә Васил Шәйхразыев сайланды

Милли Шура рәисе итеп янә Васил Шәйхразыев сайланды
Салават Камалетдинов

Бүген Бөтендөнья татар конгрессының VIII съезды пленар утырышында Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе сайланды. Васил Шәйхразыев вәкаләтләрен алдагы биш елда дәвам итәчәк.

Делегатлар Васил Шәйхразыев өчен тавыш бирде. «Алдагы биш елда Президентыбыз ярдәме белән кулга кул тотышып, татар халкын бердәм итәргә насыйп итсен», – диде Шәйхразыев.

Аның кандидатурасын Россия Герое Дамир Йосыпов тәкъдим иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100